Александра Костенюк

Алекса́ндра Константи́н кызы Костеню́к (Алекса́ндра Костеню́к, рус. Алекса́ндра Константи́новна Костеню́к, 23 апрель 1984, Пермь) — россия шахматчысы, гроссмейстер (2004), хатын-кызлар арасында шахмат буенча уникенче Дөнья чемпионы (2008 елның сентябреннән 2010 елның декабренә кадәр).

Тормыш юлы

Александра Костенюк 1984 елның 23 апрелендә Пермьдә туа, 1985 елда әти-әнисе белән Мәскәүгә күчеп килә, җиде яшендә башкала чемпионы була. 2003 елда Россия дәүләт физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм университетын тәмамлый.

undefined

2011 елда «Интеллектуаль уеннар концепцияләре һәм технологияләре» («Концепции и технологии интеллектуальных игр») төп белем бирү программасы буенча Мәскәү дәүләт физик культура академиясе магистратурасының 1 нче курсына укырга керә.

«14 яшьтә ничек гроссмейстер булырга» дигән китабын әтисе белән ике ел эчендә язган. Китап рус, инглиз һәм испан телләрендә басылып чыккан.

Гаилә

Әтисе, Россиянең атказанган тренеры[2] Константин Костенюк, аның тренеры булып тора. Сеңлесе Оксана шулай ук шахматчы.

Беренче ире — Колумбиядән чыккан Швейцария бизнесмены Диего Гарсес. Кызы — Франческа Мария (2007).

Икенче ире — Россия гроссмейстеры Павел Трегубов.

Карьера

Александра Костенюк әтисе ярдәмендә биш яшендә шахмат уйнарга өйрәнә.

2001 елда хатын-кызлар арасында шахмат буенча дөнья вице-чемпионы. 2004 елда хатын-кызлар арасында Европа чемпионы (Дрезден, Германия). 2005 елда хатын-кызлар арасында Россия чемпионы. 2006 елның августында Александра очраклы шахмат буенча беренче дөнья чемпионы була, Элизабет Петцны 5½-2½ исәбе белән җиңә. Екатерина Лагноны 2½-1½ исәбе белән җиңеп, 2008 елда үз титулын яклый.

Александра 2008 елның 18 сентябрендә Налчыкта узган хатын-кызлар арасында шахмат буенча Дөнья чемпионатында кытайлы Хоу Ифаньны 2½-1½ исәбе белән җиңә — бу аның карьерасындагы иң югары казаныш.

undefined

2004 елның ноябрендә Костенюк ир-атлар арасында халыкара гроссмейстер исеме бирелгән дөньядагы 10 нчы хатын-кыз була[3]. Моңа кадәр ул 14 яшендә хатын-кызлар арасында гроссмейстер һәм халыкара мастер исемнәренә ирешә.

Россия гражданлыгыннан тыш Швейцария гражданлыгына да ия[4], шуңа Швейцария шахмат беренчелегендә чыгыш ясый ала. 2011 елда хатын-кызлар арасында Швейцария чемпионы була, 2012 елда ир-атлар беренчелегендә өченче урынны яулый[5], ә 2013 елда Швейцария тарихында беренче тапкыр абсолют чемпион була: 9 очкодан 6,5 очко җыеп, Швейцария спортчысы Ральфа Бусссны 2:0 исәбе белән җиңә[6].

2016 елда Костенюк Россия чемпионатының Суперфиналында җиңеп, кабат Россия чемпионы була.

Шахматны модель һәм «шахмат илчесе» буларак таныта. Станислав Говорухинның «Благословите женщину» фильмында уйный. «Как стать гроссмейстером в 14 лет», «Играйте в шахматы вместе с Александрой Костенюк», «Дневники шахматной королевы», «Играй, как я!» китаплары, шулай ук «Шахматные прописи для самых умных ребят» уку-методик комплексы авторы. Даими рәвештә кросслар йөгерә һәм марафоннарда катнаша[7]. Александра Костенюк 2007 елдан «Александра Костенюк кубогы» балалар халыкара шахмат турнирларын уздыра[8].

2020 елгы Россия чемпионатында өченче урын ала. 2021 елның ноябрендә Ригада ул «ФИДЕ хатын-кызлар зур швейцаркасы» турнирында 8 нче урынны яулый[9].

2021 елның 28 декабрендә хатын-кызлар арасында тиз шахмат (рапид) буенча дөнья чемпионы була. Бу титулны ул беренче тапкыр яулый[10], элек ул өч тапкыр икенче булган.

2023 елдан Швейцария флагы астында чыгыш ясый[11].

Рейтинг үзгәреше

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Хатын-кызлар арасында уникенче дөнья чемпионы (2008 елның сентябреннән 2010 елның декабренә кадәр);
  • Ике тапкыр Россия чемпионы (2005, 2016);
  • Европа чемпионы (2004);
  • Швейцария чемпионы (2011);
  • Россия җыелма командасы составында өч тапкыр Бөтендөнья шахмат олимпиадалары җиңүчесе (2010, 2012, 2014), ике тапкыр ФИДЕ онлайн Олимпиадалары җиңүчесе (2020, 2021), биш тапкыр Европа команда чемпионаты җиңүчесе (2007, 2009, 2011, 2015, 2017[13]);
  • Россия җыелма командасы составында ике тапкыр командалар арасында дөнья чемпионы (2017, 2021[14]) һәм дүрт тапкыр призёр (2011, 2013, 2015, 2019)[15];
  • Хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча дөнья чемпионы (2021);
  • Тиз шахмат буенча дөнья вице-чемпионы (2012, 2014, 2016);
  • Блиц буенча дөнья вице-чемпионы (2021);
  • Фишер шахматы буенча ике тапкыр дөнья чемпионы (2006, 2008);
  • Хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча ике тапкыр Европа чемпионы (2015, 2019)[16];
  • Хатын-кызлар арасында блиц буенча өч тапкыр Европа чемпионы (2001, 2017, 2019)[17][18];
  • Хатын-кызлар арасында беренче шахмат буенча дөнья кубогы җиңүчесе (2021);
  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2014 елның 25 октябре) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән, Тромсе шәһәрендә (Норвегия) XXXXI Бөтендөнья шахмат Олимпиадасында югары спорт казанышлары өчен[19].

Китаплары

  • Александра Костенюк. Как стать гроссмейстером в 14 лет. — Москва, 2001. — 202, [2] с., [16] л. ил. с. — ISBN 5-89069-053-1.;
  • Костенюк, А., Костенюк, Н. Как научить шахматам: дошкольный шахматный учебник. — Москва: Russian Chess House, 2008. — 142 с. — ISBN 978-5-94693-085-7.;
  • Костенюк, А. К. Дневники шахматной королевы. — Москва: Russian Chess House, 2009. — 304 с. с. — ISBN 978-5-911480-12-7.;
  • Костенюк, А. К. Играй, как я! Как стать гроссмейстером в 14 лет. — Ростов-на-Дону: Феникс, 2020. — 222 с. с. — (Уроки Шахматной Королевы). — ISBN 978-5-907002-47-0.;
  • Костенюк, А. К. Шахматные прописи для самых умных ребят. — Москва, 2015. — ISBN 978-5-990282-54-4..

Фильмография

Ел Исеме Роль
2003 ф Благословите женщину Вера (Машаның кызы) ру
2003 ф Как играть в шахматы Оригинал исем мәгълүм түгел ру
2010 ф Золотой граммофон 2009 Александра Костенюк (играет себя) ру

Искәрмәләр

  1. Alexandra Konstantinovna Kosteniuk // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. Приказ "О присвоении почетного спортивного звания «Заслуженный тренер России»". msrfinfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
  3. How Alexandra Kosteniuk became the Chess Queen ® (ингл.). en.chessqueen.com. Chess Queen Alexandra Kosteniuk's Chess Blog (22 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. Архивировано 12 август 2021 года.
  4. Александра Костенюк: «Нельзя забывать, что Илюмжинов сделал очень много для шахмат» // Chess-News. — 17.07.2013. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  5. Москвичка получила бронзу на мужском чемпионате по шахматам. Москва 24 (24 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  6. Александра Костенюк выиграла мужской чемпионат Швейцарии // Российская шахматная федерация. — 19.07.2013. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 28 октябрь 2016 года.
  7. Костенюк пробежала парижский марафон. Спорт-Экспресс (3 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  8. Кубок Александры Костенюк впервые пройдет в бизнес-школе СКОЛКОВО. Федерация шахмат Республики Крым (2 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  9. 2021 FIDE Chess.com Women's Grand Swiss. Women (рус.). Chess-Results.com. Chess-Tournament-Results-Server (7 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 31 гыйнвар 2022 года.
  10. Россиянка Костенюк стала чемпионкой мира по быстрым шахматам. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 29 декабрь 2021 года.
  11. Федерация шахмат Подмосковья. Александра Костенюк. 50chess.ru (27 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  12. Рейтинг Эло из списков ФИДЕ. Источники: fide.com, benoni.de, olimpbase.org
  13. Результаты командного чемпионата Европы среди женщин 2017г. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 7 ноябрь 2017 года.
  14. Сборная России выиграла командный ЧМ по шахматам. championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 5 гыйнвар 2022 года.
  15. Александра Костенюк. kosteniuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 25 август 2021 года.
  16. Результаты индивидуального чемпионата Европы по быстрым шахматам среди женщин 2019г. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 21 гыйнвар 2021 года.
  17. Результаты индивидуального чемпионата Европы по блицу среди женщин 2017г. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 4 ноябрь 2017 года.
  18. Результаты индивидуального чемпионата Европы по блицу среди женщин 2019г. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 1 декабрь 2020 года.
  19. Указ Президента Российской Федерации от 25 октября 2014 года № 680 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 21 декабрь 2014 года.

Тема буенча өстәмә