Александра Тяжёва
Тяжёва Александра Павловна (14 апрель , 1901 ел, Ардатов, Сембер губернасы — 14 октябрь, 1978ел, Уфа) — совет геологы. Геология-минералогия фәннәре кандидаты (1947). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1951).
Тәрҗемәи хәле
Тяжёва Александра Павловна Сембер губернасы Ардатов шәһәрендә (бүгенге Мордовия) 1901 елның 14 апрелендә туган.
1929 елда Казан университетын геология белгечлеге буенча физика-математика факультетын тәмамлаган.
1928 елдан Александра Павловна ССРБ Башкорт экспедициясе геологик - разведкасында эшли.
1931-1958 елларда Александр Павловна Көньяк Урал геология идарәсендә әйдәп баручы геолог булып эшли. 1952-1973 елларда Казанда эшли. 1952-1958 елларда - өлкән фәнни хезмәткәр, 1958-1970 елларда - стратегия һәм палеонтология лабораториясе мөдире.
Хезмәт батырлыгы өчен Ленин ордены (1954), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1949) белән бүләкләнә.
Хезмәтләре
- Девонские отложения Башкирии. Ч.1. Стратиграфия. М., 1961 (соавт.);
- Кораллы и брахиоподы пограничных отложений силура и нижнего девона западного склона Южного Урала. М., 1972 (соавт.);
- Кораллы и брахиоподы нижнего девона Южного Урала. М., 1976 (соавт.) и др.
Чыганаклар
- Геология в Казанском университете. 2021 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.