Александр Авдеев

Александр Александр улы Авдеев (1975 елның 12 августы, Калуга) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2022 елның 16 сентябреннән Владимир өлкәсе Губернаторы (2021 елның 4 октябреннән 2022 елның 16 сентябренә кадәр Губернатор вазифаларын башкаручы)[1].

Калуга өлкәсе Губернаторы урынбасары — Калуга өлкәсе Хөкүмәте әгъзасы (2015—2016). Обнинск шәһәре мэры (2010—2015), VII чакырылыш (2016—2021) һәм VIII чакырылыш (2021 елның 12—14 октябре) Дәүләт Думасы депутаты.

«Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Александр Авдеев 1975 елның 12 августында Калуга шәһәрендә Калуга турбина заводы эшчеләре гаиләсендә туа.

17 нче мәктәптә укый. Н. Э. Бауман исемендәге МДТУның Калуга филиалының машина төзелеше факультетын (1998) «инженер-механик» белгечлеге, 1999 елда икътисад факультетын «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча тәмамлый.

Карьера

1999 елда Калуга өлкәсенең Кече эшкуарлыкка ярдәм итү дәүләт фондында аналитик финансист булып эшли.

2003 елдан 2004 елга кадәр идарәче кадрлар әзерли торган Президент программасы буенча белем ала. 2001 елдан 2006 елга кадәр финанс аналитигы, соңыннан «Группа Эликор» компаниясенең финанс-аналитик бүлеге башлыгы була.

undefined

2010 елның 23 мартыннан — Обнинск шәһәре администрациясе башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары. 2010 елның 29 июнендә Обнинск шәһәр Җыены карары белән Обнинск шәһәре администрациясе башлыгы итеп билгеләнә[2].

2015 елның 19 сентябрендә шәһәр башлыгы вазифасыннан китә.

Шул ук елның сентябреннән алып 2016 елга кадәр — Калуга өлкәсе Губернаторы урынбасары — Калуга өлкәсе Губернаторы администрациясе җитәкчесе, 2015 елдан 2016 елга кадәр — Калуга өлкәсе Губернаторы урынбасары.

2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда җиңү яулый. «Бердәм Россия» фиркасен тәкъдим итеп, Калуга бер мандатлы 99 нчы сайлау округы буенча депутат итеп сайлана[3].

2021 елның 19 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең федераль исемлеге буенча VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. 2021 елның 14 октябрендә үз вәкаләтен туктата.

2021 елның 4 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Авдеевны Владимир өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[4].

Билгеләнгән вакытта Авдеев VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандатын кабул иткән була. Депутат вәкаләтләрен 2021 елның 14 октябрендә туктата.

2021 елның 3 декабреннән — «Бердәм Россия» фиркасенең Владимир региональ бүлекчәсе секретаре вазифаларын вакытлыча башкаручы[5].

2022 елның 16 сентябреннән Владимир өлкәсе Губернаторы.

Закон чыгару эшчәнлеге

2016 елдан 2019 елга кадәр, Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына 10 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы була[6].

Шәхси тормыш

Футбол, баскетбол, йөзү, виндсерфинг, кышкы һәм җәйге балык тоту белән мавыга. Яшь чагында металлчы була.

Яраткан музыка төркемнәре: Metallica, Nirvana, Scorpions, Megadeth, Ария, Кино, Машина Времени, Калинов мост.

Яраткан китаплары: «Властелин колец», «Атлант расправил плечи».

Сәяхәт итәргә ярата.

Гаилә

Хатыны — Светлана Вячеслав кызы Авдеева (банк хезмәткәре), балалары бар.

Бүләкләр

  • II дәрәҗә «Калуга өлкәсе алдындагы аерым казанышлары өчен» медале;
  • III дәрәҗә «Калуга өлкәсе алдындагы аерым казанышлары өчен» медале;
  • «Калуга өлкәсенә 70 ел» юбилей медале;
  • «Россия прокуратурасына 290 ел» Россия Федерациясе прокуратурасы медале;
  • «Маршал Василий Чуйков» Россия ГТХМ медале;
  • «Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» медале;
  • «Россия хезмәте өчен» Россия Эчке эшләр министрлыгы Үзәк аппаратының Россия ветераннар советы ордены.

Искәрмәләр

  1. Путин назначил Александра Авдеева врио губернатора Владимирской области (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2021. Архивировано 3 декабрь 2021 года.
  2. Персоны: Авдеев Александр Александрович. raexpert.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2018. Архивировано 22 ноябрь 2018 года.
  3. Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. № 56/541-7 г. Москва «Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации седьмого созыва». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2016. Архивировано 27 сентябрь 2018 года.
  4. Александр Авдеев назначен врио губернатора Владимирской области (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2021. Архивировано 4 октябрь 2021 года.
  5. Главы ещё 12 субъектов РФ возглавили региональные отделения «Единой России» (рус.). er.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2021. Архивировано 3 декабрь 2021 года.
  6. Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.

Сылтамалар

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре

Тема буенча өстәмә