Александр Антышев

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Александр Антышев
Туган көне 20 февраль 1942(1942-02-20) (83 яшь)
Туган
Ил
Эшчәнлеге лингвист, преподаватель лингвистики

Александр Антышев (20 февраль 1942 ел) — тел белгече. Филология фәннәре докторы (2002).

Антышев Александр Николаевич 1942 елның 20 февралендә БАССРның Олы Теләк районы Кызыл Октябрь авылында (хәзер Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылы) туган.

Хезмәт эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм шунда ук хезмәт юлын башлый.

1977 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтында — немец теле кафедрасы мөдире, 1987-1996 елларда — чит телләр факультеты деканы.

1982-1986 елларда Лейпциг һәм Эрфурт педагогия институтларында (Алмания) укыта.

1998 елдан бирле Башкорт дәүләт авиация институтында эшли (2003 елга кадәр — немец теле кафедрасы мөдире).

Фәнни тикшеренүләре чагыштырма тел гыйлеме проблемаларына, немец телендә һәм рус телендә антропонимнарны өйрәнүгә багышланган.

60-ка якын фәнни хезмәт авторы.

Төп фәнни хезмәте: Имена. Немецкие антропонимы. Уфа, 2001[1].