Александр Аринин
Александр Николаевич Аринин (29 ноябрь 1955, Киев)[1][2] — Совет һәм Россия сәяси эшлеклесе, тарихчы. Тарих фәннәре кандидаты, сәяси фәннәр докторы, доцент. Педагогика һәм социаль фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты[3]. Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия Табигать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы[2]. I[4] һәм II[5] чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты.
Тормыш юлы
Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын һәм Ленинград дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый.
1979—1983 елларда Ленинград дәүләт университетының стажер-тикшеренүчесе, аспиранты;
1983 елда «Тугызынчы бишьеллык елларында Башкортстанның сәнәгать эшчеләре, 1971—1975 еллар» темасы буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 07.00.02 — ССРБ тарихы)[6].
1983—1989 елларда — Башкорт дәүләт университетының ССРБ тарихы кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы, доценты, мөдире.
1991—1993 елларда — Көнкүреш һәм хезмәт күрсәтү дәүләт академиясенең Уфа технология сервис институтының Ватан тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире.
1999 елда «Россия федерализмы: торышы, проблемалары һәм үсеш перспективалары» темасына сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 22.000.05 — сәяси социология)[7].
50 дән артык фәнни эш, шул исәптән XX гасырда Россиянең дәүләтчелеген үстерү проблемалары, геосәясәт, этносәясәт, икътисад, социалогия һәм фәлсәфә буенча 4 монография авторы.
Сәяси эшчәнлеге
1989—1991 елларда — Башкорт АССР СБКФның республика комитетының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит ил элемтәләре секторы мөдире.
90 нчы еллар башында Александр Аринин «Русь» республика иҗтимагый берләшмәсен оештыра һәм аның лидеры була. Президент Мортаза Рәхимовның дәүләт хакимият структураларын һәм республика халык хуҗалыгы белән идарә итү органнарын «башкортлаштыру» сәясәтенә каршы чыгыш ясый.
1993—1995 елларда Уфа шәһәреннән бер мандатлы округ буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана; беренче чакырылыш Дәүләт Думасында ПРЕС фракциясе әгъзасы, Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы; икенче чакырылыш Дәүләт Думасында «Безнең йорт — Россия» фракциясе әгъзасы була.
2003 елның декабрендә Башкортстан Республикасы президенты вазифасына сайлауларда катнаша. 7 декабрьдә узган беренче турда, сайлаучыларның 3 % тавышын җыеп, алты кандидат арасыннан дүртенче урынны ала. Шуннан соң актив электораль сәясәттән читләшеп, Россия федерализмы өлкәсендәге эксперт-аналитик һәм фәнни эшчәнлеккә игътибарын юнәлтә. Эксперт сыйфатында дәүләт корылышына багышланган чараларда, шул исәптән 2014 елда Федераль Җыенның 20 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу тантанасында һәм 2018 елда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча конференциядә чыгыш ясый[8].
Фәнни хезмәтләре
Монографияләр
- Аринин А. Н., Михеев В. М. Прошлое. Настоящее. Будущее: (Историко-философская мысль России XIX—XX вв.) / Рос. акад. гос. службы при Президенте Рос. Федерации. — М.: ТОО «Интелтех», 1995. — 208 с. (Мыслители России) ISBN 5-86371-052-7
- Аринин А. Н., Михеев В. М. Самобытные идеи Н. Я. Данилевского / Рос. акад. гос. службы при Президенте Рос. Федерации, О-во «Знание» России. — М.: Изд-во ТОО «ИнтелТех», 1996. — 479 с. ISBN 5-86371-055-1
- Аринин А. Н., Марченко Г. В. Уроки и проблемы становления российского федерализма. — М.: Интелтех, 1999. — 233 с. ISBN 5-86371-068-4
- Аринин А. Н. Российский федерализм: истоки, проблемы и перспективы развития. — М., 1999. — 335 с. ISBN 5-244-00846-3
- Аринин А. Н. К новой стратегии развития России. Федерализм и гражданское общество: Идейно-теоретические, политические и правовые аспекты / Ин-т федерализма и гражд. о-ва. — М.: Соверо-Принт, 2000. — 283 с. ISBN 5-900939-24-3
- Аринин А. Н. Новый курс развития Республики Башкортостан: Человек. Общество. Власть. — М.: РОССПЭН, 2003. — 95 с. с. ISBN 5-8243-0465-3: 5000
- Аринин А. Н., Коваль Б. И., Коваль Т. Б. Личность и общество: Духовно-нравственный потенциал / Науч. совет по исслед. соврем. цивилизац. процессов (РАН). Ин-т федерализма и гражд. о-ва. — М.: Соверо-Принт, 2003. — 367 с. ISBN 5-900939-37-5
Брошюралар
- Аринин А. Н. Российская государственность и проблемы федерализма. — М.: Ин-т этнологии и антропологии, 1997. — 46 с. (Исследования по прикладной и неотложной этнологии / Рос. акад. наук, Ин-т этнологии и антропологии; № 105).
- Аринин А. Н. Российский федерализм и гражданское общество : К парламентским слушаниям. — М.: Государственная Дума, 1999. — 56 с.
Фәнни редакция
- Федерализм власти и власть федерализма: Сборник статей / Гос. Дума Рос. Федерации, Федер. Собр. Рос. Федерации, Ком. Гос. Думы по делам Федерации и регион. политике и др.; Авт. и сост. А. И. Аринин и др.; Отв. ред. М. Н. Губогло. — М.: ТОО «ИнтелТех», 1997. — 878 с. ISBN 5-86371-064-0
- Права и свободы человека в программных документах основных политических партий и объединений России. XX век / Ин-т федерализма и гражд. о-ва; Под ред. А. Н. Аринина (отв. ред.) и др. — М.: РОССПЭН, 2002. — 495 с. ISBN 5-8243-0314-2
- Государственная Дума России, 1906-2006: энциклопедия: в 2 т / Гос. Дума Федер. собр. Рос. Федерации, Ин-т обществ. мысли, Ин-т федерализма и гражд. о-ва, Рос. гос. ист. архив, Фонд изучения наследия П. А. Столыпина; науч. ред.: Б. Ю. Иванов, А. А. Комзолова, И. С. Ряховска. — М.: РОССПЭН, 2006. — Т. Т. 2: Государственная Дума Российской Федерации, 1993 — 2006 / редкол.: А. Н. Аринин, А. С. Косопкин (отв. редакторы) и др.. — 1015 с. — ISBN 5-8243-0739-3.
Мәкаләләр
- Аринин А. Н. Выборы в России: теоретические аспекты электоральной эффективности[9] // Гражданин. Выборы. Власть: научно-аналитическое приложение к журналу «Вестник Центральной избирательной комиссии Российской Федерации». — 2013. — № 1.
Публицистика
- Аринин А. Н. Вера в Россию: Статьи. Выступления. Интервью. — М. : ТОО «ИнтелТех» : Ин-т регион. проблем, 1997. — 346 с. ISBN 5-86371-062-4
- Выступил в качестве эксперта в «Национальном Рейтинге Депутатов» (январь 2016), где дал комментарий относительно предстоящих выборов в Государственную Думу.
Гаиләсе
Өйләнгән, улы бар.
Искәрмәләр
- ↑ АРИНИН Александр Николаевич. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Аринин Александр Николаевич. Центр военно-политических исследований МГИМО. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ Аринин А.Н. Национальный рейтинг. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ Состав Государственной Думы первого созыва (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2020. Архивировано 30 апрель 2020 года.
- ↑ Состав Государственной Думы второго созыва (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2020. Архивировано 12 февраль 2022 года.
- ↑ Аринин, Александр Николаевич. Промышленные рабочие Башкирии в годы девятой пятилетки, 1971—1975 гг.: диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.02. — Ленинград, 1983. — 282 с.
- ↑ Аринин, Александр Николаевич. Российский федерализм: состояние, проблемы и перспективы развития: автореферат дис. … доктора политических наук : 22.00.05. — Москва, 1999. — 43 с.
- ↑ Экспертная и научная деятельность А. Н. Аринина. lawinfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ Выборы в России: теоретические аспекты электоральной эффективности. naukaru.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.