Александр Бумагин

Александр Владимирович Бумагин (1 март 1987, Белгород, Белгород өлкәсе, РСФСР, СССР) — Россия хоккейчысы, «Фредериксхавн Уайт Хоукс» клубының сул һөҗүмчесе. 2024 елдан — ЦСКА хоккей мәктәбендә тренер ярдәмчесе.

Карьерасы

Клуб карьерасы

Бумагин карьерасын Тольяттида, «Лада» командасы өчен уйнап башлый. Үзенең дебют сезонында ул җиде матчта 2 гол кертә, ә аның командасы икенче урынны яулый. Киләсе елда Александр «Лада» составында Континенталь кубокны ота. 2006 елгы NHL драфтында Бумагинны «Эдмонтон Ойлерз» командасы гомуми 170 номер белән сайлап ала, ләкин ул НХЛда уйнамый. 2007 елның җәендә Мытищиның «Химик» командасы белән контракт имзалый, соңрак бу клуб исемен үзгәртә. КХЛдагы беренче сезонында Александр 46 матчта уйный һәм 8 гол кертә. 2009/2010 елгы сезонда Бумагин «Нефтехимик»ка күчә.

2018 елда Бумагин Дания чемпионатына китә, биш сезон дәвамында «Фредериксхавн Уайт Хоукс» командасы өчен чыгыш ясый. 2019/20 елгы сезонда, даими чемпионатта 46 матчта 47 очко җыеп, команданың иң яхшы ассистенты һәм бомбардиры булып таныла[1]. Уенчы карьерасын 2023 елның язында тәмамлый.

Тренерлык карьерасы

2023 елда уенчы контракты тәмамлангач, «Фредериксхавн Уайт Хоукс» структурасында баш тренер ассистенты булып кала[2][3].

2024 елда Россиягә кайта һәм ЦСКА балалар хоккей мәктәбенең тренерлар штабы составына тренер ярдәмчесе сыйфатында керә[4].

Халыкара карьерасы

Бумагин Россиянең яшьләр җыелма командасы составында 2005 елгы Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында һәм 2007 елгы Яшьләр арасында дөнья чемпионатында катнаша.

Статистика

Легенда
  И  Үткәрелгән уеннар саны  Штр  Штраф вакыты   +/−  Плюс-минус
  Г  Голлар    П Нәтиҗәле паслар    О Очко
   - Статистика билгеле түгел    — Статистика исәпкә алынмаган

Клуб карьерасы

Регуляр сезон Плей-офф
Сезон Команда Лига И Г П О Штр +/− И Г П О Штр +/−
2002/03 Лада-2 Беренче лига (Р) 9 4 1 5 2
2003/04 Лада-2 Беренче лига (Р) 22 4 9 13 12
2004/05 Лада Суперлига (Р) 7 2 0 2 2 1
2005/06 Лада Суперлига (Р) 40 9 12 21 28 -1 8 0 3 3 4 -3
2005/06 Лада КК 3 1 1 2 0 1
2006/07 Лада Суперлига (Р) 41 2 3 5 18 -4 3 0 0 0 0 -3
2007/08 Химик Мытищи Суперлига (Р) 31 8 7 15 37 1 5 0 0 0 0 0
2007/08 Химик-2 Мытищи Беренче лига (Р) 11 7 6 13 4
2008/09 Атлант КХЛ 40 4 7 11 20 2 6 2 1 3 0 4
2009/10 Нефтехимик КХЛ 51 8 13 21 28 -4 3 0 0 0 0 0
2010/11 Нефтехимик КХЛ 4 1 2 3 4 0
2010/11 Металлург Новокузнецк КХЛ 39 6 5 11 24 -10
2011/12 Металлург Новокузнецк КХЛ 43 5 9 14 10 -4
2012/13 Металлург Новокузнецк КХЛ 47 15 22 37 14 -14
2012/13 Авангард КХЛ 3 0 0 0 0 1 3 1 0 1 0 -1
2013/14a Северсталь КХЛ 30 3 6 9 2 2 6 0 1 1 0 0
2014/15 Автомобилист КХЛ 43 8 4 12 18 -13
2015/16 Лада КХЛ 55 13 10 23 16 2
2016/17 Лада КХЛ 31 8 7 15 4 0
2017/18 Северсталь КХЛ 52 9 24 33 12 -6 3 0 2 2 0 0
2018/19 Северсталь КХЛ 20 1 2 3 4 -3
2018/19 Фредериксхавн Уайт Хоукс Metal Ligaen 39 11 16 27 14 -3 15 5 6 11 4 0
2019/20 Фредериксхавн Уайт Хоукс Metal Ligaen 46 13 34 47 16 +9
2020/21 Фредериксхавн Уайт Хоукс Metal Ligaen 36 11 27 38 12 +4 7 1 3 4 0 -2
2021/22 Фредериксхавн Уайт Хоукс Metal Ligaen 35 9 17 26 12 -3 4 0 1 1 0 -3
2022/23 Фредериксхавн Уайт Хоукс Metal Ligaen 40 8 18 26 10 -7 6 1 2 3 2 -1
Суперлигада барлыгы (Р) 119 21 22 43 85 -3 16 0 3 3 4 -6
КХЛда барлыгы 458 81 111 192 156 -47 21 3 4 7 0 3
  • a «Плей-офф» та Өмет кубогындагы уенчы статистикасы исәпкә алына.

Халыкара ярышлар

Ел Җыелма Турнир Урын И Г П О Штр +/−
2005 Россия (юниор.) ЮЧМ (до 18) 5 6 2 1 3 6 -2
2007 Россия (мол.) МЧМ (до 20) 2 6 2 6 8 16 1
Барлыгы (юниор. һәм яшьләр) 12 4 7 11 22 -1

Казанышлары

Команда составында

Австрия
Ел Команда Казаныш
2005 Лада Россия чемпионатының көмеш призеры
Еврокубоклар
Ел Команда Казанышлар
2006 Лада Континенталь кубок җиңүчесе
Халыкара
Ел Команда Казанышлар
2007 Россия (яш.) Яшьләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призеры

Искәрмәләр

  1. Alexander Bumagin Player Profile (ингл.). Eliteprospects.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  2. Alex Bumagin ny assistenttræner i White Hawks (дат.). Metal Ligaen. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  3. Alexander Bumagin Team Staff Profile (ингл.). Eliteprospects.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  4. Тренерский состав Хоккейной школы ЦСКА (рус.). Официальный сайт ХК ЦСКА (28 гыйнвар 2026).

Сылтамалар