Александр Гречкин

Алекса́ндр Никола́евич Гре́чкин (рус. Алекса́ндр Никола́евич Гре́чкин; 4 июнь 1952, Казан) — Россия биохимигы, Россия фәннәр академиясе академигы (2008; 1997 елдан әгъза-корреспондент), Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Казан биохимия һәм биофизика институты оксилипиннар лабораториясе мөдире[1].

Тормыш юлы

1952 елның 4 июнендә Казанда туган[2].

1974 елда Казан дәүләт университетының химия факультетын «органик химия» белгечлеге буенча тәмамлый һәм Казан биохимия һәм биофизика институтында (РФА КазФҮ) эшли башлый[2][1]. Аның бөтен алдагы фәнни эшчәнлеге шушы институт (элек — СССР ФА Казан филиалының Биология институты) белән бәйле.

Инженер һәм кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлый, алдагы елларда төп фәнни хезмәткәр, лаборатория һәм бүлек мөдире була. 1992 елдан оксилипиннар лабораториясе мөдире, 2002—2017 елларда — институт директоры, 2002 елдан — КДУның биохимия кафедрасы профессоры. Шулай ук РФА КазФҮ Федераль тикшеренү үзәгенең фәнни юнәлеш җитәкчесе булып тора[2][1].

1983 елда кандидатлык, 1992 елда докторлык диссертациясен (темасы: «Югары үсемлекләрдә октадеканоидлар ясалу юлы») яклый[1].

1997 елдан РФА әгъза-корреспонденты, 2008 елдан РФА академигы (Биология фәннәре бүлеге)[1].

2026 елга караган мәгълүматлар буенча, ул «Биоорганическая химия» журналының халыкара редакция советына керә[3], шулай ук «Биологические мембраны» журналының редколлегия әгъзасы булып тора[4]. РФА Биология фәннәре бүлеге Бюросы әгъзасы[5], «РФА Казан фәнни үзәге» ФТҮ Президиумы әгъзасы, диссертация советы рәисе[6].

2 фән докторы һәм 9 фән кандидаты әзерләгән[1].

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни кызыксынулары өлкәсенә липидлар биохимиясе һәм биоорганик химиясе, югары үсемлекләрдәге полиенлы май кислоталары метаболизмының липоксигеназа юлы керә. Биорегуляторларның яңа классы — оксилипиннарның биосинтезы һәм активлыгы механизмнарын өйрәнә[7].

Александр Гречкин липидлар  [рус.] биохимиясе һәм үсемлекләр физиологиясе өлкәсендә фәнни ачышлар ясый . Аның хезмәтләре оксилипиннар биорегуляторларның киң классы буларак күзаллауларын формалаштыруда төп роль уйный[8].

Линоль һәм линолен кислоталары метаболизмының яңа юлларын, шул исәптән икеләтә диоксигенизацияләү, оксотриеннар һәм дивинил эфирлары синтезын ача[1].

Александр Гречкин һәм аның хезмәттәшләре элек билгеле булмаган күп санлы оксилипиннар, шул исәптән сигнал молекулалары, җәрәхәт гормоннары, үсемлекләрнең үсүен стимуллаштыручы, шулай ук антимикроб һәм цитостатик активлыкка ия кушылмаларны таба һәм классификацияли. Яңа ферментлар һәм метаболизм юллары, шул исәптән CYP74 гаиләсе ферментлары һәм башка цитохромнар P450 катнашындагы юллар табыла[1].

Липоксигеназа юлының ферментатив реакцияләре механизмнары, шул исәптән кетоллар һәм циклопентеноннар ясалу процесслары турында яңа мәгълүматлар ачыклана. Сайт-юнәлешле мутагенез методлары белән CYP74 кланы ферментларының үзара әверелү мөмкинлеге беренче тапкыр күрсәтелә[1].

Төп фәнни кызыксынулары шулай ук липоксигеназалар катализы механизмнарын өйрәнүне, яңа оксилипиннарны эзләүне һәм молекуляр биология, метаболомика һәм биоинформатика методларын куллануны үз эченә ала[1].

Абруйлы халыкара басмаларда басылып чыккан 180нән артык фәнни эш, шул исәптән монографияләр авторы[1].

Төп фәнни хезмәтләре

Бүләкләре

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (1999)[8];
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Н. Энгельгардт исемендәге премиясе — үсемлекләрнең липоксигеназа сигнал каскадын тикшергән өчен[8];
  • «Татарстан АССРы төзелүенә 100 ел» медале (2021)[8];
  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2023)[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Гречкин Александр Николаевич (рус.). Российская академия наук. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  2. 1 2 3 Александр Николаевич Гречкин. kibb.knc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  3. Редколлегия. rjbc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  4. Биологические мембраны: Журнал мембранной и клеточной биологии. sciencejournals.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  5. Отделение биологических наук. new.ras.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  6. Казанский институт биохимии и биофизики КазНЦ РАН. kibb.knc.ru (12 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  7. Академику Гречкину Александру Николаевичу — 70 лет! (рус.). ras.ru (3 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  8. 1 2 3 4 Состав Академии. new.ras.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
  9. Указ № 37 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». kremlin.ru (26 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.

Тема буенча өстәмә