Александр Жутаев
Александр Жутаев (Александр Михаил улы Жутаев, 22 гыйнвар 1930 — 20 февраль 2002) — инженер-механик, ТАССРның атказанган нефтьчесе (1989). 1961-1965 елларда Лениногорск үзәк ремонтлау-механика заводында баш инженер, директор; 1965-1992 елларда «Татнефть» ҖБдә. Бораулау җайланмасын һәм атылуга каршы җайланмаларны булдыру һәм сәнәгый үзләштерү өчен ССРБ дәүләт премиясенә лаек булган (1971).