Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе
Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1971 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 426 кеше (1997).[1]
Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан нефть сәнәгате предприятиеләренең, берләшмәләренең, фәнни-тикшеренү, технологик, проект-конструкторлык һәм башка оешмаларының шушы тармакта кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ эшчеләренә, осталарына, инженер-техник, фәнни хезмәткәрләренә республиканың нефть сәнәгатен үстерүдәге, фәнни-техник һәм экологик программаларны эшләүдәге һәм гамәлгә ашырудагы, нефть ятмаларын үзләштерүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]