Александр Ивченко

Алекса́ндр Влади́мир улы И́вченко (Алекса́ндр И́вченко, рус. Алекса́ндр Влади́мирович И́вченко, 6 гыйнвар 1952, Омск) — совет һәм Россия футбол тренеры, «Pro» категориясенә ия. Россиянең атказанган тренеры[1]. «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән.

Тормыш юлы

Балалар йортында тәрбияләнә Әтисе иртә һәлак була, әнисе — квалификацияле радист, «Мирный» станциясендә, Төньяк котыпта эшли.

Яшүсмер чагында Омскның «Нефтяник» командасында уйный.

Омск физик культура институтын тәмамлый. Институт командасында тренер була. Корней Шперлинг белән бергә «Переправа» Бөтенсоюз турнирында җиңүче булган команда төзи[2]. 1979 елдан осталар командаларында тренер була. 1990 елга кадәр Омскның «Иртыш» командасында эшли, 1992 елда — Казанның «Рубин»-ТАН тренеры, 1993 елда — Югары лигадагы «Луч» клубы тренеры була[3][4].

1990 еллар уртасында Оманның «Сур» клубының баш тренеры була, аның белән Оман Кубогын һәм 1994/95 елгы Оман чемпионатын ота. 1995 елның җәендә Россиягә кайта һәм Омскның «Иртыш» командасын җитәкли. Соңрак Беренче һәм Икенче дивизион клубларында эшли. Беренче дивизион буенча «Футбол» атналык журналының экспертларының берсе була[5]. 2007 елдан 2008 елның августына кадәр Россия ПФЛның тренерларны яңадан әзерләү бүлекчәсен җитәкли[6]. 2008 елның 19 гыйнварында Турциядәге җыенда Иркутскның «Звезда» командасын җитәкли, ләкин берничә көннән соң эшеннән алына[7]. 2008 елның 4 августында Красноярскның «Металлург» клубы белән контракт төзи. 2010 елның июнендә клубтан китә[8].

2011 елдан 2013 елга кадәр «Зенит-Ижевск» клубының баш тренеры була. 2015 елдан Омск өлкә футбол федерациясе президенты итеп сайлана[1], 2019 елның февралендә кабат сайлана[9]. 2015 елның июленнән 2017 елның августына кадәр ФНЛның «Тюмень» клубында тренер булып эшли[10][11].

ПФЛ советына[2] һәм Россия футбол берлегенә башкарма комитеты әгъзалары исемлегенә сайлана[12].

Гаиләсе

Өйләнгән. Кызы оныгын үстерә[13].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 Александр Ивченко избран президентом Омской Областной Федерации Футбола. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2018. Архивировано 12 июнь 2018 года.
  2. 1 2 Еженедельник «Футбол», № 49/2000, стр. 14–15. Александр Ивченко — «Время „Газ-Газа“ придёт»
  3. Новая тройка в упряжке Высшей лиги. И на Тихом океане... // «Футбол». — № 7 (14 — 20 февраля) 1993
  4. «ЛУЧ»ше меньше, да «ЛУЧ»ше? // «Футбольный курьер». — № 11 (7 — 13 апреля) 1993
  5. Еженедельник «Футбол». № 46/2007, стр. 26–28. Картинная галерея. Итоги — в оценках экспертов еженедельника «Футбол» Владимира Леонченко, Анатолия Давыдова и Александра Ивченко
  6. Ивченко Александр Владимирович/Досье. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2009. Архивировано 14 май 2009 года.
  7. Иркутск в третьем круге идет без потерь...
  8. Александр Ивченко: «Команда - это не только тренеры и футболисты». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2018. Архивировано из оригинала 12 июнь 2018 года.
  9. Главой Омской федерации футбола снова стал Александр Ивченко
  10. Александр Ивченко оставил пост основного тренера ФК «Тюмень». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2018. Архивировано 12 июнь 2018 года.
  11. ФК «Тюмень» остался без главного тренера. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2018. Архивировано 12 июнь 2018 года.
  12. Потенциальные потери 'Газовика-Газпрома'. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2018. Архивировано 12 июнь 2018 года.
  13. Александр ИВЧЕНКО: «Футбол сейчас сложный — дураки в него уже не играют». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2009. Архивировано 15 октябрь 2011 года.