Александр Салий
Алекса́ндр Ива́н улы Сали́й (Алекса́ндр Сали́й, рус. Алекса́ндр Ива́нович Сали́й, 9 гыйнвар 1952, Амдерма, Архангельск өлкәсе — 21 октябрь 2013, Казан) — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының III (2004—2009) чакырылыш депутаты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы II (1995—1999) һәм III (1999—2004) чакырылышлары депутаты[1].
Тормыш юлы
Александр Иванович Салий 1952 елның 9 гыйнварында Архангельск өлкәсенең Ненец автономияле округы Амдерма районы Амдерма эшчеләр бистәсендә эшче гаиләсендә туган; хәзер бу бистә Ненец автономияле округының Заполярный районына керә. Нәселе Кубань якларыннан.
1970 елда Керчь металлургия техникумын тәмамлаганнан соң, СССР Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә (1970—1972 еллар).
1975 елдан башлап Советлар Союзының коиммунистик партиясе әгъзасы була.
1976 елда Курган югары хәрби-сәяси авиация училищесын, 1986 елда — В. И. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне, 1992 елда — Хәрби-сәяси академиянең социаль психология кафедрасында адъюнктураны тәмамлый[2].
1976—1981 еллар — Көньяк гаскәрләр төркемендә аэродром саклау ротасы командирының сәяси эшләр буенча урынбасары.
1981—1982 еллар — Кавказ арты хәрби округында рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары.
1982—1983 еллар — полк пропагандисты (Тбилиси шәһәре).
1983—1986 еллар — В. И. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академия тыңлаучысы.
1986—1994 еллар — Артиллерия маршалы М. Н. Чистяков исемендәге Казан югары ракета гаскәрләре команда-инженер училищесында профессиональ-психологик сайлап алу төркеме башлыгы. Подполковник дәрәҗәсендә запаска чыга[3].
1995—2003 еллар — 2 нче һәм 3 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы, Дәүләт төзелеше комитеты рәисе урынбасары була.
2004—2009 еллар — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, республика округы буенча РФКП (КПРФ) исемлеге буенча сайлана.
1992 елның декабрендә Татарстан Республикасы Коммунистлары оешмасын (ОКРТ) җитәкли, 1993—2004 елларда — РФКПның Татарстан республика комитеты беренче секретаре.
2012 елдан башлап фикердәшләре белән төзегән «Однополчане» («Хезмәттәшләр») Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасын җитәкли.
Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе Үзәк комитеты әгъзасы (1995 елдан); «Россия халык-патриотик берлеге» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Координация советы әгъзасы (1996 елның августыннан); Социаль гаделлек партиясенең Сәяси советы Президиумы әгъзасы итеп сайлана. СКП-КПССның XX конференциясе, XXIX—XXX съездлары делегаты.
Александр Иванович Салий 2013 елның 21 октябрендә озак авырганнан соң Казанда вафат була. Хушлашу чарасы 23 октябрьдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә узаПервый коммунист. kazanfirst.ru (23 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.</ref>.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Кызыл Йолдыз ордены, СССРның алты медале белән бүләкләнгән, шулай ук иҗтимагый оешмаларның бүләкләренә лаек булган:
- СССР халык депутатлары съездының Даими Президиумы бүләкләре;
- «И. В. Сталин тууга 120 ел тулу уңаеннан» медале;
- «Советлар Союзы Маршалы Жуков» медале;
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә 50 ел» медале;
- «Бөек Октябрь социалистик революциясенә 80 ел» медале;
- «СССР Кораллы Көчләренә 80 ел» медале;
- «Совет Армиясенә 80 ел» билгесе (Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе);
- II нче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен» билгесе («Геройларга мәңгелек дан» фонды).
Гаиләсе
Хатыны — балалар бакчасының медицина хезмәткәре. Гаиләдә бер кыз һәм бер ул бар.
Искәрмәләр
- ↑ Ушел из жизни Александр Салий. tatar-inform.ru (21 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
- ↑ Пресс-служба Татарстанского рескома КПРФ. Памяти товарища. Ушёл из жизни Александр Иванович Салий. kprf.ru (21 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
- ↑ Умер Александр Салий – бывший депутат Госдумы и лидер татарстанских коммунистов. business-gazeta.ru (21 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.