Александр Шалленберг

Александр Шалленберг (алман.  Alexander Georg Nicolas Christoph Wolfgang Tassilo Schallenberg, 1969 елның 20 июне, Швейцария, Берн) — Австрия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 октябреннән Австрия байрагы Австриянең федераль канцлеры. 2019―2021 елларда Австриянең тышкы эшләр министры.

Тәрҗемәи хәле

1969 елның 20 июнендә Швейцария башкаласы Берн шәһәрендә Австрия илчесе гаиләсендә туган[1]. Әтисенең хезмәтенә бәйле, Һиндстанда, Испаниядә, Парижда үскән.

1989―1994 елларда Вена университетында һәм Парижның Пантеон-Ассас университетында хокук белемен өйрәнгән. 1995 елга кадәр Европа көллиятендә белемен тирәнәйткән[2].

1997 елдан Австрия тышкы эшләр министрлыгында хезмәт итә башлаган.

2019 елның 3 июненнән Бриги́тте Би́рляйнның күчеш хөкүмәтендә Австрия тышкы эшләр министры[3].

Себастьян Курцның икенче хөкүмәтендә министр вазифасын саклап калган.

Себастьян Курц отставкага киткәч, Австрия хөкүмәтен җитәкли башлый. 2021 елның 11 октябрендә Австрия федераль канцлеры вазифасында раслана[4].

Искәрмәләр

  1. Das Spielfeld der Diplomatie ist die zweite Reihe [неопр.]. Oberösterreichische Nachrichten (26 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019.
  2. Kneissl-Nachfolger – Karrierediplomat und Kurz-Vertrauter Schallenberg wird Außenminister [неопр.]. Kleine Zeitung (30 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019.
  3. The Federal Minister for Europe, Integration and Foreign Affairs. Foreign ministry of Austria. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019.
  4. ORF at/Agenturen red. Kurz kündigt Rückzug aus Kanzleramt an (нем.). news.ORF.at (9 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2021.

Сылтамалар

Элгәре:
Карин Кнайсль
Австрия тышкы эшләр министры
2019–2021
Аннары:
Михаэль Линхарт
Элгәре:
Себастьян Курц
Австрия федераль канцлеры
2021―2021
Аннары:
'

Тема буенча өстәмә