Алексей Демаков
Алексе́й Серге́евич Демако́в (Алексей Демаков, рус. Алексей Сергеевич Демаков, 21 ноябрь 1984, Кирово-Чепецк, Киров өлкәсе) — Россия хоккейчысы, сакчы, тренер. Казахстанның төп хоккей лигасы клублары өчен чыгыш ясый (2003—2013). 2009 елгы Кышкы Универсиада чемпионы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры[1].
Тормыш юлы
1984 елның 21 ноябрендә Кирово-Чепецк шәһәрендә туган. Кирово-Чепецкның «Олимпия» хоккей клубы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе (беренче тренеры — С. Ю. Лихачёв). Уенчы карьерасын клубның төп составында 2003/2004 елгы сезонда башлый[2] һәм анда 2007/2008 елгы сезонга кадәр чыгыш ясый, аннары Пермьнең «Молот-Прикамье» клубына күчә.
2008/2009 елгы сезонда Лениногорскның «Нефтяник» командасында, ә плей-офф этабында Кирово-Чепецкның «Олимпия»сында уйный. 2009 елда Россия студентлар җыелма командасы составында Харбинда (Кытай) узган XXIV Кышкы Универсиадада җиңү яулый.
2009—2013 елларда Казахстан хоккей лигасы клубларында — Сатпаевның «Казахмыс», Рудныйның «Горняк», Кокшетауның «Арлан» командаларында чыгыш ясый.
Уенчы карьерасын 2012/2013 елгы сезонда Глазовның «Прогресс» командасында тәмамлый.
Тренерлык карьерасы
Тренерлык карьерасын 2019 елда «Олимпия» (Кирово-Чепецк) хоккей клубында башлый[3]. 2024/25 елгы сезонда Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы төп команданың баш тренеры ассистенты булып эшли, әмма 2025 елның сентябрендә тренерлар штабы таратыла[4].
2025 елның октябрендә «Олимпия» яшьләр хоккей командасының баш тренеры итеп билгеләнә[4][5].
Искәрмәләр
- ↑ Спортивное звание: Мастер спорта России международного класса. msrfinfo.ru (30 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Демаков Алексей Сергеевич. Статистика. R-Hockey.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Алексей Демаков: «Хоккей – это не просто работа, а образ жизни». Город Ч. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Алексей Демаков назначен главным тренером ЮХК «Олимпия». chepetsk.ru (16 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Алексей Демаков возглавил тренерский штаб хоккейной школы «Олимпия». Город Ч (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Город мастеров. Летопись кирово-чепецкого хоккея / М. Макарычев. — Киров: Фонд Сергея Доронина, 2016. — С. 162. — 344 с. — 4000 экз. — ISBN 978-5-498-00373-3.