Алексей Изотов
Алексей Николай улы Изотов (Алексей Изотов, рус. Алексе́й Никола́евич Изо́тов, 26 апрель 1973, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты әгъзасы[1].
Биографиясе
1992 елда Уфа дәүләт радиоэлектроника көллиятен тәмамлый, урта-техник белем алганнан соң, Уфа дәүләт авиация техник университетына укырга керә һәм 1997 елда аны «Менеджмент» белгечлеге буенча тәмамлый. 2003 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясендә белемен камилләштерү курсларын үтә. 1997 елдан 1999 елга кадәр «Башкредитбанк»та эшли. 1999 елдан 2000 елга кадәр РФ Сбербанкының Башкортстан филиалында кредит бүлегенең баш икътисадчысы, кредит секторы җитәкчесе булып эшли. 2000 елдан 2004 елга кадәр — «Башкиргазинвест» ҖЧҖ директоры урынбасары, башкарма директоры, аннан соң директоры була. 2004 елда Сәрлитамак нефтехимия заводының башкарма директоры итеп, 2007 елда — заводның генераль директоры итеп билгеләнә. 2008 елның мартында 28 нче бермандатлы сайлау округы буенча Башкортстан Республикасы IV чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты итеп сайлана[2].
2010 елның октябрендә Стәрлетамак шәһәре мэры вазыйфасына контракт буенча билгеләнүгә бәйле рәвештә, заводның генераль директоры вәкаләтләрен һәм депутатлык вәкаләтләрен калдыра[3]. Ике еллык контракт вакыты чыккач, 2012 елның ноябрендә А. Н. Изотов Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы Советы карары белән яңадан шәһәр башлыгы итеп билгеләнә[4].
2016 елның сентябрендә VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатурасын куя, сайлау нәтиҗәләре буенча 8 нче номерлы Стәрлетамак бермандатлы сайлау округыннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[5]. 2021 елда депутатлык мандатының срогы тәмамлана.
РФ Дәүләт Думасы рәисе каршындагы Җирле үзидарә советы әгъзасы (2013 елдан). III класслы гамәлдәге муниципаль советник[6].
Канун чыгару эшчәнлеге
2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 42 канун чыгару инициативасы һәм федераль канун проектларына төзәтмәләр авторыдашы була[7].
Инициативаларның берсе — автомобильләрне мәҗбүри иминиятләштергәндә аварияләр санына һәм кагыйдә бозуларга бәйле шәхси тариф билгеләү, шулай ук транспорт чарасын иминиятләштермәгән шоферлар өчен җәзаны катгыйландыру[8].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ Изотов Алексей Николаевич (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2018. Архивировано 6 декабрь 2018 года.
- ↑ Изотов, Алексей Николаевич. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2018. Архивировано 6 декабрь 2018 года.
- ↑ В Стерлитамаке (Башкирия) избран новый мэр. ИА REGNUM. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2018. Архивировано 6 декабрь 2018 года.
- ↑ Главой администрации Стерлитамака назначен Алексей Изотов (рус.). ufa.mk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2018. Архивировано 6 декабрь 2018 года.
- ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7 г. Москва "Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации седьмого созыва" (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2018. Архивировано 27 сентябрь 2018 года.
- ↑ Изотов, Алексей Николаевич. tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
- ↑ Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2019. Архивировано из оригинала 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ Республика Башкортостан. В Стерлитамаке Алексей Изотов рассказал о последних законопроектах в сфере финансов. «Единая Россия» (1 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
- ↑ Бывший мэр Стерлитамака Алексей Изотов награжден знаком «За заслуги перед городом» (рус.). Стерлеград - новости Стерлитамака, Уфы, Республики Башкортостан (Башкирии), России. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2018. Архивировано 6 декабрь 2018 года.
- ↑ Стерлитамак онлайн. Депутат из Стерлитамака получил благодарность от Медведева. cityopen.ru (18 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.