Алексей Казаков
Алексей Казаков — волейбол буенча Россиянең атказанган спорт остасы. Алексей Казаков — дөньяда иң биек волейболчы[1]. Аның буе 217 см.
Тәрҗемәи хәле
Алексей Казаков 1976 елның 18 мартында Чаллы шәһәрендә туа. Кама дәүләт физик культура институтын тәмамлый. Беренче тренеры — Алексеев Олег Александр улы.
Спорт карьерасы
Яшьләр арасында 1994 елда Европа чемпионы, ә 1995 елда дөнья чемпионы.
1996 елда XXVII Олимпиадада да (Атланта, АКШ) катнаша һәм дүртенче урын ала.
1999 елда Дөнья лигасында көмеш медаль, ә 2001 елда бронза медаль ала. 1999 елда Дөнья кубогында җиңә.
2000 елда Сиднейда (Австралия) узган XXVII Олимпия уеннарында көмеш медальгә, ә 2004 елда Афиннарда (Греция) узган XXVIII Олимпия уеннарында бронза медальгә лаек була.
Чыганаклар
- sportsmen16.ru(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Выше - только горы, archived from the original on 2012-05-10, retrieved 2011-07-10