Алексей Куличков
Тәрҗемәи хәле
Алексей Николаевич Куликов 1976 елның 19 апрелендә Пенза шәһәрендә туган. Бала чагыннан футбол белән мавыга, Пенза «Локомотив» клубына күнекмәләргә йөри[1][2]. 8 яшеннән театр студиясендә шөгыльләнә, ул төп рольләрдә уйный.
1993 елда Пензада 70нче урта мәктәпне тәмамлый һәм Мәскәүгә китә. Актерлар хәзерли торган вузларга керә алмый алмый, шуңа күрә Пенза мәдәният һәм сәнгать училищесына «Масса чаралар оештыручы һәм үзешчән театр режиссеры» һөнәре буенча документларын тапшыра.
Уку вакытында Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда педагог-оештыручы булып эшли, «Бригада-А» яшьләр төркеме белән Россия театр коллективлары фестивалендә Гран-при яулый, үзе режиссер буларак сәләтлеген күрсәтә. Төрле өлкә концертларында оештыручы була.
1997 елда Сарытау консерваториясенең театр факультетына (Александр Гадко курсы) укырга керә[3].
2001-2002 елларда Башкортстанның Рус драма театрында уйный, бер заман эчендә өч төп роль башкара[1], капустниклар һәм иҗади очрашулар оештыра.
2002 елдан алып — Мәскәүдә ТНТ телеканалында, 2002 елның сентябреннән 2003 елның июленә кадәр —Николай Басков һәм Светлана Хоркина белән бергә «Дом» ток-шоу мөхәррире[4].
2002-2007 елларда Театр.doc-ның берничә спектаклендә катнаша[5]. 2004 елда Надежда Бабкинаның «Рус җыры» коллективын җитәкли.
2005-2009 елларда ТНТда «Такси» шоу-уенны алып бара.
2010 елда Муз-ТВ каналында Мария Кожевникова белән бергә «Хисләр лабораториясе» программасын алып бара[6]. 2011 елда ДТВ-да «Угон» программасын алып бара[7]. 2012 елның мартыннан 2013 елның августына кадәр «Борыч» телеканалында шоу «Көнкүреш техникасын алмаштыру»[8]. 2012-2014 елларда «Радость моя» телеканалында «Едем, плаваем, летим» тапшыруын алып бара"[9].
2010 елның уртасына хәтле театраль спектакльләр һәм телесериаллар режиссеры булып эшли[10]. 2018 елгы 26 авгусыннан — НТВ каналындагы «Первая передача» тапшыруының алып баручысы[11].
Иҗаты
Башкортстанның Рус драма театрындагы рольләре (2001-2002)
«Бегущие странники» (Казанцев) — Дима
«Без вины виноватые» (А. Н. Островский) — Незнамов
«Годы странствий» (Арбузов) — А. Ведерников
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Меня спасло трепетное отношение к спорту(үле сылтама) Интервью с Алексеем Куличковым в газете «Спорт Бизнес Маркет» от 15 декабря 2006 года Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>исемле тамга: «СБМ» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ «Соболев бомбит»: Алексей Куличков в гостях. VK. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2017.
- ↑ Избегайте интеллектуалов… Вокруг ТВ (21 июнь 2008).
- ↑ Алексей Куличков: Жена запрещает мне готовить! Комсомольская правда (20 март 2013).
- ↑ Куличков.
- ↑ Кожевникова и Куличков ищут любовь. Татар-информ (18 август 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2021. Архивировано 31 август 2018 года.
- ↑ Наш земляк Алексей Куличков стал ведущим программы «Угон». Пензенская правда (11 май 2011).
- ↑ Бытовую технику будут менять на знания ежедневно. Комсомольская правда (9 апрель 2012).
- ↑ Едем, плаваем, летим. Радость моя.
- ↑ Алексей Куличков: Мечта сбылась, сейчас я в поиске интересной темы. Собеседник (19 декабрь 2017).
- ↑ Программа «Первая передача» на НТВ начинает телевизионный сезон с новым ведущим. НТВ (27 август 2018).
Сылтамалар
- Алексей Куличков [ингл.] Internet Movie Database сайтында