Алексей Лобанов
Алексе́й Ви́ктор улы Лоба́нов (Алексей Лобанов, рус. Алексей Викторович Лобанов, 14 гыйнвар 1977, Киҗел, Пермь крае, РСФСР, СССР) — Россия профессиональ баскетболчысы һәм тренеры, һөҗүм итүче сакчы позициясендә уйный. «Темп-СУМЗ-УГМК» баскетбол клубының баш тренеры.
Тормыш юлы
12 яшеннән чангы узышлары белән шөгыльләнә. 14 яшендә баскетболга килә. Беренче тренеры — Владимир Иванович Путин. Түбән Тагилга күчеп килгәч, «Старый Соболь» баскетбол клубы өчен чыгыш ясый башлый. Командада сигез ел уйный, шуларның алты елын капитан була.
2001 елдан 2004 елга кадәр Екатеринбургның «ЕврАз» командасы өчен уйный, аның белән бергә А Суперлигасына чыга.
2004/2005 еллар сезонын Казанның УНИКС клубында үткәрә, Россия чемпионатының көмеш медальләрен һәм ФИБА-Европа лигасы алтынын яулый.
2005 елда Россиянең студентлар җыелма командасына чакыру ала, аның составында Төркиядә узган җәйге Универсиадада 4 нче урынны яулый.
Тренер карьерасы
2010 елда «КАМиТ-Университет» баскетбол командасы президенты Николай Горшков Лобановны команданың баш тренеры булырга тәкъдим итә, Лобанов һәм анда 2013 елга кадәр эшли.
2013/2014 еллар сезонында Тобольскның «Нефтехимик» командасын җитәкли һәм Югары лига җиңүчесе була.
2014 елның июлендә баш тренер ярдәмчесе сыйфатында «Нижний Новгород» клубына чакырыла, бу чорда команда Евролигада беренче сезонын үткәрә[1].
2016 елның августында «Иркут» командасының баш тренеры була[2]. Лобанов җитәкчелегендә Иркутск клубы 2016/2017 еллар сезонында 1 нче дивизион Суперлигасы финалисты була.
2017 елның маенда Лобанов Ревданың «Темп-СУМЗ-УГМК» командасын җитәкли[3]. Аның җитәкчелегендә команда дивизион лидерларының берсенә әверелә, даими рәвештә Суперлига һәм Россия Кубогы медальләрен яулый. 2021 елда команданы үз тарихында беренче тапкыр Россия Кубогында җиңүгә китерә. 2025 елда Алексей Лобанов җитәкчелегендә «Темп-СУМЗ-УГМК» командасы беренче тапкыр Суперлига алтынын яулый[4].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Уенчы сыйфатында
Тренер сыйфатында
Искәрмәләр
- ↑ «НН» сформировал тренерский штаб. БК «Нижний Новгород». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2018.
- ↑ Баскетболисты «Иркута» начали подготовку к сезону. БК «Иркут». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2019.
- ↑ Подписан контракт с новым главным. БК «Темп-СУМЗ-УГМК». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2017.
- ↑ «Темп-СУМЗ» впервые в истории выиграл золото Суперлиги. Ревда-инфо (15 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.