Новолодский Алексей Борисович

Алексей Борисович Новолодский (30 март 1930, Турка[d], Бурятия Автономияле Совет Социалистик Республикасы[d], РСФСР, СССР2 июль 1994, Яр Чаллы, Татарстан Республикасы) — Совет һәм Россия төзүчесе, новатор, монтажчы. Социалистик Хезмәт Герое (12 март 1971). Вилюй ГЭСы һәм Кама автозаводы (КамАЗ) төзелешендә катнашучы.

Тормыш юлы

1930 елның 30 мартында Бурят-Монгол АССРның Байкал буе районы Турка авылында туа.

1941—1950 елларда Бурят АССРда күмәк хуҗалыкта эшли. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

1950—1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә[1].

1953—1955 елларда Приморье краеның Владивосток янында урнашкан Трудовое авылында «Артемуголь» шахтасында проходчик булып эшли, аннары эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә[2].

1955—1959 елларда — Иркутск ГЭСы төзелешендә (Иркутск) «Ангарагэсстрой» төзелеш идарәсенең электр белән эретеп ябыштыручысы, слесарь-монтажчылар бригадиры. «Хезмәт казанышлары өчен» («За трудовое отличие») медале белән бүләкләнә.

1959 елдан Мухтуй (соңрак Ленск дип үзгәртелә) бистәсендәге «Вилюйгэсстрой» төзелеш идарәсенә (Якутия АССР) слесарь-монтажчылар бригадиры вазифасына күчерелә.

1964—1971 елларда Якутия АССРның Чернышевский бистәсендә һәм Мирный шәһәрендә Вилюй ГЭСы төзелешендә «Вилюйгэсстрой» комплекслы бригадасы бригадиры булып эшли.

1964 елның язында Новолодский бригадасы катнашында станция котлованын су басудан саклау өчен бетон су агызу корылмасы монтажлана. Эшләр рекордлы 11 көндә башкарыла.

1968 ел ахырында аның бригадасы су агызу каналындагы өзеклекне бетерүдә катнаша. Түбән температура шартларында кыя нигезен анкерлар белән ныгыту эшләре башкарыла һәм 700 м³ тан артык бетон салына.

СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 12 мартындагы Указы нигезендә, Вилюйск гидроэлектростанциясенең беренче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары, төзү-монтажлау эшләренә яңа прогрессив хезмәт алымнарын керткәне өчен, Алексей Борисович Новолодскийга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла.

1971–1977 елларда — Яр Чаллы шәһәрендә «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең «Металлург­строй» идарәсендә монтажчылар бригадиры.

Аның җитәкчелегендәге бригада котельныйны монтажлауда (төзелеш-монтаж эшләре вакыты биш тапкырга кыскартыла) һәм кою заводының фундаментларын урнаштыруда катнаша (уртача айлык эшләп чыгару нормасы 180 % тан артыграк тәшкил итә). 1972 елның маенда шул вакыт өчен максималь тәүлеклек бетон салу күләменә ирешә (өч сменада 686 м³).

1972 елдан «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең «Металлургстрой» төзелеш идарәсендә кою заводы төзелешендә эшли, Ленин ордены белән бүләкләнә.

1977 елда Якутиягә кайта һәм берничә ел «Нерюнгригэсстрой» төзелеш идарәсендә комплекслы бригада бригадиры эшен башкара. Үтәли бригада подрядын куллану ике мәктәп төзү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.

1988—1994 елларда — «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә производствога өйрәтү мастеры.

КПСС әгъзасы, Якутия АССРнан сайланган СССР Югары Советы Милләтләр Шурасының X—XI чакырылыш депутаты (1979—1989)[3][4].

1994 елның 2 июлендә вафат була, Яр Чаллы шәһәрендә җирләнгән[1].

А. Б. Новолодский күп еллар дәвамында Е. Н. Батенчук  белән бергә эшли. Вафат булганнан соң да бу шәхесләрнең каберләре Яр Чаллы шәһәрендә янәшә тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • А. Б. Новолодский  — «Унберенче бишьеллык: вакыт һәм кешеләр» фильмы геройларының берсе (Мәскәү, 1986. Режиссеры А. Павлов, операторы В. Маев);
  • 2005 елда Яр Чаллы шәһәрендә А. Б. Новолодский яшәгән йорт диварына мемориаль такта куела[5];
  • 2012 елда Яр Чаллы шәһәренең бер урамы Герой исеме белән атала[5];
  • 2020 елда Якутиянең Нерюнгри районындагы Серебряный Бор бистәсенең 14 нче мәктәбенә Алексей Новолодский исеме бирелә[2];
  • 2022 елда Якутиядә, «ЯАССРның 100 еллыгына 100 исемле алмаз» проекты кысаларында, «АЛРОСА» ГАҖ руднигында чыгарылган 56,26 каратлы алмазга Алексей Борисович Новолодский исеме бирелә (ингл. Hero of Socialist Labor A.B. Novolodskiy diamond)[7].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Новолодский Алексей Борисович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  2. 1 2 Герои труда. Нерюнгринский музей. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  3. Список депутатов Верховного Совета СССР X созыва. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  4. Список депутатов Верховного Совета СССР XI созыва. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. Архивировано из оригинала 26 сентябрь 2011 года.
  5. 1 2 3 Новолодский Алексей Борисович (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  6. Почётные граждане Нерюнгринского района. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  7. Герой Социалистического Труда А.Б. Новолодский, алмаз - Московский геммологический центр (рус.). mgc-labs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.