Алексей Русских

Алексей Юрий улы Русских (1968 елның 17 июле, Ижау) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2021 елның 4 октябреннән Ульяновск өлкәсе Губернаторы[1][2]. Икътисад фәннәре кандидаты (2002).

2018 елның 17 сентябреннән 2021 елның 8 апреленә кадәр Россия Федерациясе сенаторы — Мәскәү өлкәсе дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил. V—VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты (2007—2018).

2009 елның 2 июлендә Ярославль өлкәсенең Пошехонье районының Мактаулы гражданины исеме бирелә[3].

«Төзелештә экспертиза оешмаларының милли берләшмәсе» (НОЭКС) коммерцияле булмаган партнёрлык советы әгъзасе.

Тәрҗемәи хәле

Алексей Русских 1968 елның 17 июлендә Ижауда (Удмуртия) инженерлар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. 1991 елда «инженер-электромеханик» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының машина төзелеше факультетын кызыл диплом белән тәмамлый.

Карьера

1992—2002 елларда төрле предприятиеләрдә җитәкче урыннарда, шул исәптән «Эстар» компанияләр төркеменә керә торган Кузьмин исемендәге Новосибирск металлургия комбинатының тәэмин итү һәм сату буенча директор урынбасары вазифасында эшли.

2002 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты (диссертация темасы: «Россия предприятиеләренең чит илләрдәге инвестицияләре»).

2007 елга кадәр яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмаларны гамәлгә кертү буенча Мәскәү өлкәсенең «Дорпрогресс» Дәүләт унитар предприятиесенең («Дорпрогресс» ДУП) икътисад һәм финанслар буенча директоры булып эшли, ул Мәскәү өлкәсенең «Мәскәү өлкәсенең "Мосавтодор" автомобиль юллары идарәсе» ДКУ карамагында була. Предприятие Серпухов районының Пролетарский бистәсендә урнаша. Генераль директор булып Дмитрий Валентинович Филиппов эшли.

Дәүләт Думасы депутаты

V чакырылыш (2007—2011)

Русских 2003 елдан «КПРФ Мәскәү өлкәсе бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә башлый»[4].

2007 елның көзендә V чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар билгеләнә. Сайлаулар пропорциональ система буенча уза. Алексей Русских КПРФ исемлегенә кертелә, Мәскәү өлкәсенең 5 нче номерлы төбәк төркемендә Владимир Кашин, Николай Васильев, Сергей Собко, Валентина Куликовтан соң бара. Сайлау нәтиҗәләре буенча КПРФ 57 урын ала. Депутат мандатын Алексей Русскихка, парламентта урыннан баш тарта, КПРФның Мәскәү өлкә бүлеге башлыгы Николай Васильев тапшыра[5]. V чакырылыш Дәүләт Думасында КПРФ фракциясенә керә.

2008 елның ноябрендә КПРФ ҮК әгъзасы итеп сайлана[6].

VI чакырылыш (2011—2016)

2011 елның көзендә VI чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар билгеләнә. Сайлаулар пропорциональ система буенча уза, депутатлар беренче тапкыр 5 елга сайлана. Алексей Русских КПРФ исемлегенә кертелә, ул Николай Васильевтан соң Мәскәү өлкәсенең 2 нче төбәк төркемендә бара. 2011 елның 4 декабрендә узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча КПРФ 92 мандат ала. 2011 елның 21 декабрендә Русских кабат Дәүләт Думасы депутаты мандатын ала. Дәүләт Думасында җир мөнәсәбәтләре һәм төзелеш буенча комитетны җитәкли.

VII чакырылыш (2016—2018)

VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар 2016 елның 18 сентябренә билгеләнә һәм катнаш система буенча уза. Русских бер үк вакытта КПРФ исемлеге составында (Мәскәү өлкәсенең 27 нче номерлы төбәк төркемендә, Николай Васильевтан соң, 2 нче номер астында бара) һәм Мәскәү өлкәсенең 120 нче номерлы «Красногорский» сайлау округы буенча тәкъдим ителә. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча КПРФ 42 мандат ала, аларның берсе 27 нче номерлы төркеменә тапшырыла. Николай Васильев мандаттан баш тарта һәм ул Алексей Русскихка тапшырыла[7]. Красногорск (Мәскәү өлкәсе) 120 нче номерлы бер мандатлы сайлау округында «Бердәм Россия» вәкиле М. Л. Шаккумга оттырып, икенче урынны ала[8].

VII чакырылыш Дәүләт Думасында транспорт һәм төзелеш комитеты рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара.

Федерация Советында

2018 елның 17 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Губернаторы итеп икенче срокка сайланган Андрей Воробьев Алексей РусскихныФедерация Советы әгъзасе — Мәскәү өлкәсе хөкүмәте вәкиле (дәүләт хакимияте башкарма органы) итеп билгели[9][10]. Ул бу вазифада «Бердәм Россия» әгъзасе Юрий Липатовны алыштыра. Шул ук вакытта Русских Дәүләт Думасы депутаты мандатын тапшыра, ул VI чакырылыш Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Михаил Авдеевка күчә.

Федерация Советында икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы

2021 елның 8 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин Алексей Русскихын Ульяновск өлкәсе губернаторы итеп сайланган зат вазифасына керешкәнче, Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[11][12]. 2021 елның 19 сентябрендә Ульяновск өлкәсе Губернаторын сайлауда җиңә[13]. 2021 елның 4 октябрендә Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифасына рәсми рәвештә керә.

Гаилә

Өйләнгән, хатыны — Ольга. Ике баласы (Артём һәм Татьяна) һәм ике оныгы бар.

Искәрмәләр

  1. Алексей Русских назначен временно исполняющим обязанности Губернатора Ульяновской области (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  2. Вступил... Губернатора Русских привели к присяге / Новостной портал Ульяновска / 73online.ru. 73online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2021.
  3. Пошехонский район. Почетные граждане
  4. Автобиография 2021 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. // Персональный сайт Алексея Русских
  5. Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации. О передаче вакантных мандатов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации пятого созыва зарегистрированным кандидатам из федерального списка кандидатов, выдвинутого Политической партией «Коммунистическая партия Российской Федерации». 13 декабря 2007
  6. На XIII съезде КПРФ избран новый Центральный комитет партии // kprfnsk.ru, 1 декабря 2008
  7. Сведения о проводящихся выборах и референдумах, archived from the original on 2021-07-17, retrieved 2022-05-27 
  8. Сведения о проводящихся выборах и референдумах, archived from the original on 2021-07-17, retrieved 2022-05-27 
  9. Структура (рус.). Совет Федерации Федерального Собрания Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  10. Депутат Госдумы Алексей Русских стал сенатором от Подмосковья, РИА Новости (2018-09-17). 26 сентябрь 2018 тикшерелде.
  11. Путин назначил сенатора Русских врио губернатора Ульяновской области (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  12. Путин назначил нового главу Ульяновской области (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  13. На выборах губернатора Ульяновской области победил Алексей Русских (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2021.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә