Алексей Цыденов

Алексе́й Цыде́нов (рус. Алексе́й Самбу́евич Цыде́нов, 16 март 1976, Петровск-Забайкальский, Чита өлкәсе[d]) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2017 елның 22 сентябреннән Бурятия Республикасы башлыгы — Бурятия Республикасы Хөкүмәте рәисе (2017 елның 7 февраленнән 22 сентябренә кадәр вакытлыча хөкүмәт рәисе вазифаларын башкаручы ). «Бердәм Россия» партиясенең Бурятия региональ бүлеге секретары, аның Югары советы әгъзасы[1].

Элек — Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары (2012–2017).

Биографиясе

Алексей Цыденов 1976 елның 16 мартында Чита өлкәсенең (хәзер — Байкал арты өлкәсе) Петровск-Забайкальский шәһәрендә туган[2]. Ул нәселле тимерьюлчылар гаиләсендә үсә.

Белеме

1993 елда Чита шәһәрендәге 5 нче урта мәктәпне тәмамлый һәм Забайкалье тимер юл транспорты институтына укырга керә. 1998 елда Хабаровск шәһәрендә «Транспортта (тимер юл) ташуларны оештыру һәм идарә итү» белгечлеге буенча кызыл диплом ала[3].

2011 елда Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РАНХиГС) идарә кадрлары резервының югары дәрәҗәсен әзерләү программасы буенча белемен күтәрә[2].

Хезмәт эшчәнлеге

Уку елларында Цыденов вузның профсоюз лидеры була, хезмәт юлын институтның социаль-икътисади үсеш бүлегендә башлый. Студент елларында шулай ук Борзя — Мәскәү маршруты буенча ерак арага йөрүче поезд үткәрүчесе булып эшли[4].

Университетны тәмамлагач, 1998 елдан 2001 елга кадәр Ерак Көнчыгыш тимер юлында бухгалтер, сектор башлыгы, маркетинг һәм килешүләр эше бүлеге башлыгы булып эшли[2].

2002–2004 елларда — «Дальнефтетранс» ҖЧҖ генераль директоры. 2004–2006 елларда — «Дальневосточная транспортная группа» АҖ генераль директоры[2].

2006 елда А. С. Цыденов дәүләт хезмәтенә күчә. 2006–2009 елларда — Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының тимер юл транспорты өлкәсендәге дәүләт политикасы департаменты директоры урынбасары[2].

2009–2011 елларда — Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппаратының сәнгать һәм инфраструктура департаментында бүлек башлыгы, департамент директоры урынбасары[2].

2011 елның декабреннән 2012 елның июненә кадәр — Россия Федерациясе Тимер юл транспорты федераль агентлыгы (Росжелдор) җитәкчесе[2].

2012 елның июненнән 2017 елның 7 февраленә кадәр — Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары[2]. Тимер юл тармагы, транспорт объектлары, ГЛОНАСС технологияләрен кертү һәм стратегик планлаштыру өчен җавап бирә.

2016–2017 елларда — «Россия тимер юллары» (РЖД) АҖ директорлар советы әгъзасы[2].

2017 елның 7 февраленнән 22 сентябренә кадәр — Бурятия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[5]. 2017 елның 22 сентябреннән — Бурятия Республикасы башлыгы[6].

2018 елдан — Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы әгъзасы. 2018 елның 8 декабрендә «Бердәм Россия» партиясенең Югары советына кертелә. 2020 елның мартыннан — партиянең Бурятия региональ бүлеге секретары.

Бурятия Республикасы башлыгы

2017 елның 7 февралендә Россия Президенты Владимир Путин указы белән Бурятия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[5].

2017 елгы сайлаулар

Сайлауларда Цыденов сайлаучыларның 87,43 % тавышын җыеп җиңү яулый. 2017 елның 22 сентябрендә рәсми рәвештә вазыйфасына керешә.

2022 елгы сайлаулар

2022 елның 11 сентябрендә узган сайлауларда А. С. Цыденов беренче турда ук 86,23 % тавыш җыя һәм икенче срокка сайлана[2].

Санкцияләр

А. С. Цыденов махсус хәрби операцияне актив рәвештә хуплый. 2023 елның 24 февралендә АКШ Дәүләт департаменты аны санкцияләр исемлегенә кертә[7]. Шулай ук 2023 елның 1 апреленнән Украина санкцияләре астында тора.

Гаиләсе

Атасы — Самбу Цыденович Цыденов (1950 елда туган), тимерьюлчы, мактаулы тимерьюлчы. Тимер юлларны карап тоту буенча җиде патент авторы. Анасы — Любовь Трофимовна Цыденова (кыз фамилиясе Шутюк, 1951 елда туган), тимер юлда икътисадчы булып эшләгән.

Алексей Цыденов өйләнгән, дүрт баласы бар. Хатыны — Ирина Викторовна Цыденова, белгечлеге буенча табиб-фтизиопульмонолог.

  • Улы Илья (2001 елда туган) — МГТУ им. Баумана студенты.
  • Улы Георгий (2005) һәм кызы Кира (2009) — мәктәп укучылары.
  • Кече улы Лев (2016).

Бүләкләре

  • Александр Невский ордены (2023);
  • Дуслык ордены (2014);
  • П. А. Столыпин медале II дәрәҗә (2017);
  • Павел Мельников медале (2017);
  • «Россиянең мактаулы транспорт хезмәткәре» күкрәк билгесе (2016);
  • «Мактаулы тимерьюлчы» күкрәк билгесе (2008);
  • Поляр йолдыз ордены (2018, Монголия);
  • «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеш өчен» медале (2021).

Искәрмәләр

  1. ↑ Высший совет (рус.). Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2023. Архивировано 28 сентябрь 2025 года.
  2. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Цыденов, Алексей Самбуевич. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2022. Архивировано 31 декабрь 2022 года.
  3. ↑ Выпускник ЗабИЖTa стал главным железнодорожником в правительстве страны (рус.). Chita.ru - новости Читы (29 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2023. Архивировано 23 февраль 2023 года.
  4. ↑ Алексей Цыденов: из огня да в полымя, ТАСС. 22 ноябрь 2018 тикшерелде.
  5. ↑ 1 2 Алексей Цыденов назначен временно исполняющим обязанности Главы Республики Бурятия (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 декабрь 2022. Архивировано 6 август 2025 года.
  6. ↑ Алексей Цыденов вступил в должность главы Бурятии. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2017. Архивировано 23 сентябрь 2017 года.
  7. ↑ The United States Takes Sweeping Actions on the One Year Anniversary of Russia’s War Against Ukraine. United States Department of State (24 февраль 2023). Архивировано 9 октябрь 2025 года.