Алкагөл

Алкагөл[6] (лат. Fúchsia, фуксия; тат. Алкагөл яки Тамчыгөл) , сырга гөле, сырга геле[7], лат. 

) - кырлыганчалар гаиләсеннән күпьеллык үсемлек нәселе.

Алкагөлнең туган иле — Үзәк һәм Көньяк Америка, Яңа Зеландия. Бу мәңге яшел куаклыклар, тәбигатьтә 100гә якын биологик төре билдәле.

Күп төрләре декоратив үсемлек итеп культуралаштырылған, күп төрле сортлары чыгарылган. Татарлар алкагөл диләр, башкортлар да алкагөл яки тамчыгөл дип йөртәләр. Рус халкы чегән алкасы дип атый.

Гөлне ачу һәм аның этимологиясе

Фуксияне француз галимы, күп төрле фәнни хезмәтләр авторы, язучы, рәссам һәм «король ботанигы» дигән почётлы исемгә лаек булучы Шарль Плюмье ачкан.

1696 елда Вест-Һиндстанга үзенең өченче экспедициясе вакытында Доминикан Республикасының хәзерге башкаласы Санто-Доминго эргәсендә Шарль Плюмье яңа үсемлек күреп кала. Ул аны немец ботанигы һәм медигы, «ботаника аталарының» берсе Леонарт фон Фукс (1501—1566) хөрмәтенә фуксия дип атый. Латин телендә тулы исеме: Fuchsia Triphylla Flore Coccinea дип яңгырый.

Соңрак бу атаманы Карл Линней куллана. Ботаник номенклатураның чыганак пункты дип 1753 ел каралганлыктан, формаль рәвештә бу нәселнең ботаник атамасы авторы дип Линней санала.

Ботаник тасвирламасы

Зур булмаган яшел һәм бер аз кызгылт яфраклар белән капланган сыгылмалы ботаклы агаччык яки куаклык. Яфраклары озынлыгы 4-5 см, очында бер аз очланган һәм кырлары җиңелчә тешле, бер-беренә каршы урнашкан озонча-ланцет формалы. Озак вакыт мул чәчәктә утыра. Фуксиянең чәчәкләре төрлө төстә, гади яки бөдрә (махровые) була. Чәчәк ике өлештән: кырга бөгәрләнгән яфраклы чагу касә кебек һәм торба сыман таҗдан тора. Касәсенең калакларына караганда тажлары кыскарак, серкәләре (тычинка) касәсенә караганда озынрак. Чәчәк атканнан соң җимеше — ашарлык җиләге барлыкка килә.

Әһәмияте һәм кулланышы

Культуралаштырып үстерү

Алкагөл яктылык ярата. Урыннаштыру температурасы — уртача һәм салкынрак, + 18—20 °C температурасында алкагөл чәчәкләре өзелеп төшеп, яфраклары да юкка чыгуы мөмкин. Кыш көне үсемлекләрне + 6—10° С температурада тоталар. Җәй көне суны мул сибү кирәк, туфрагы дымлы булырга тиешлектән, үсемлеккә даими су бөркеп торыр кирәк. Кыш суны чамалап сибү тәкъдим ителә. Алкагөлләрне ел саен яз көне күчереп утырту кирәк. Туфрагы — 3 өлеш балчыклы-кәсле җир һәм 1 өлеш ком кушылган 2 өлеш торфлы җир.

Чирләре һәм корыткычлары

Тля, ак канатлы бөжәк (белокрылка), пәрәвез талпаны, соры черек һәм тутыктан зыян күрә.

Үрчеме

Яз көне үрентесен озынлыгын өчтән бер өлешеннән кисәләр: киселгән үрентеләрен чыбыкча итеп файдаланалар. Алкагөлне шулай ук орлыклардан да үстереп була, әмма бу очракта төп үсемлекнең барча билдәләрен саклап калу гарантиясе юк[8].

Төрләре

The Plant List мәгълүматлар базасы нәсел үз эченә 113 төрне кертә ди[9]:

  • Fuchsia boliviana — боливия фуксиясе
  • Fuchsia coccinea — чагу кызыл фуксия
  • Fuchsia fulgens — янып торган фуксия
  • Fuchsia magellanica — магеллан фуксиясе
  • Fuchsia microphylla — ваҡ яфраклы фуксия
  • Fuchsia paniculata — себерке фуксия
  • Fuchsia splendens — ялтыравыклы фуксия
  • Fuchsia triphylla — өч яфраклы фуксия

Кызыклы фактлар

  • Алкагөл хөрмәтенә аталган пурпурлы төсле фуксия дигән төре бар.
  • Фуксин дигән химик катнашма, су иретмәсенең төсе алкагөл (фуксия) чәчәгенең төсенә охшаганлыктан, үзенең әлеге атамасын алган.
  • Америка джаз саксофонисты Сэм Риверс үзенең дебют альбомын Fuchsia Swing Song дип атады.

Искәрмәләр

  1. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  2. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  3. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  4. 1 2 3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 498. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  5. 1 2 Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 1191.
  6. http://www.classes.ru/all-tatar/dictionary-tatar-russian-cyr-term-243.htm
  7. Төмән, Күзнәй, Ләмберә сөйләшләрендә
  8. Энциклопедия комнатных растений KeepFlowers.ru. Цветок фуксия — уход, выращивание, сорта… Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2009. Архивировано из оригинала 16 февраль 2010 года.
  9. Fuchsia (ингл.). The Plant List. Version 1.1. (2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2016.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә