Алла Масевич

Алла Генрих кызы Масевич (9 октябрь 19186 май 2008) — совет астрономы.

Тәрҗемәи хәле

Алла Генрих кызы Масевич 1918 елның 9 октябрендә Тбилиси шәһәрендә туган.

1940 елда Карл Либкнехт исемендәге Мәскәү индустриаль-педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң астрономия һәм геофизика кафедрасына аспирантурага кабул ителә.

1943-1952 елларда П. К. Штернберг Дәүләт астрономия институтында эшли.

19521987 елларда — СССР Фәннәр академиясенең Астрономия советы рәисе урынбасары. 1957 нче елда Җирнең ясалма юлдашларын оптик күзәтүләр җитәкчесе. 19811982 елларда — космик киңлекне өйрәнү һәм тыныч максатта куллану буенча БМО-ның 2-се конференциясен әзерләү буенча БМО-ның оештыру комитетының Генераль секретаре урынбасары.

19701976 елларда Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография институтының космик геодезия кафедрасы профессоры. 19872003 елларда — Астраномия Советының төп гыйльми хезмәткәре.

Төп гыйльми хезмәтләре йолдызларның эчке төзелеше һәм эволюциясе теориясен һәм галәм геодезиясенә карый. 19491950 елларда П. П. Паренаго белән бергә Герцшпрунг — Рассел диаграммасында эзмә-эзлелекләрнең һәрберсе өчен масса — яктыртылышы һәм масса — радиус бәйләнешен җентекле тикшерү башкара. В. Г. Фесенков белән бергә төп эзлеклелек буенча йолдызларның корпускуляр нурланыш юлы белән массасын югалту эволюциясе мөмкинчелеген карый.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1975),

Халыкара астронавтика федерациясенең А. Галабер исемендәге премиясе лауреаты (1963),

Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1975),

«Мактаулы Билгесе» ордены (1961),

1987 елдан — РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре.

К. М. Смирнова 1972 елның 9 маенда Кырым астрофизик обсерваториясендә ачкан кече планета 1904 Масевич аның хөрмәтенә аталган.

Библиография

История Солнца. 1955

Әдәбият

  • Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп.. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
  • Московская энциклопедия. Том 1: Лица Москвы. Книга 2: И-М. — М.: Мая «Московские энциклопедии», 2008

Искәрмәләр

  1. Alla Genrichowna Massewitsch // FemBio-Datenbank (нем.)