Алма әчелеге
Алма әчелеге (НООС-СН2-СН(ОН)-СООН) - ике нигезле оксикарбон әчелеге; тозлары малатлар дип атала. Җитешмәгән алма, йөзем, миләш, барбарис, кура җиләге, әфлисун, мандарин, лимон һ.б.н. эчендә бар. Азык-төлек сәнәгатендә (азык өстәмәсе буларак), медицинада кулланыла.
Искәрмәләр
- ↑ IUPHAR/BPS Guide to PHARMACOLOGY (ингл.)
- ↑ 1 2 3 malic acid (ингл.)