Альбина Шакирова
Альбина Илдус кызы Шакирова (Альбина Шакирова, рус. Альбина Ильдусовна Шакирова, 30 март 1987, Тәтеш, Татарстан АССР)— стендка ату буенча махсуслашкан Россия атучысы. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.
Тормыш юлы
Альбина Шакирова 1987 елның 30 мартында Тәтеш шәһәрендә туа[1]. 11 яшьтән стендка ату буенча «Олимпия резервының республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе»нең Тәтеш филиалында ату белән шөгыльләнә башлый[2].
2017 елның 25 октябрендә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән Альбина Шакировага «Россиянең Атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы спорт исеме бирелә[3]
Спорт карьерасы
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Альбина Шакирова шәхси зачётта 3 нче урынны һәм скит күнегүендә 1 нче команда урынын ала[2].
2014 елның июнь ахырында Сарлоспужтада (Венгрия) узган Европа чемпионатында Альбина Шакирова алтынчы була[4]. Октябрь аенда ул Әзербайҗанда, кытай кызы Вэй Мэйны 15:11 исәбе белән җиңеп, ату спорт төрләре буенча Дөнья кубогы финалына чыга[5].
2016 елның апрелендә Рио-де-Жанейрода (Бразилия) узган стендка һәм пуля белән ату буенча Дөнья Кубогында Альбина Шакирова, 75 мишеньнең 72 мишененә таң калып, квалификация нәтиҗәләре буенча алда була. Ярымфиналга чыккач 5 урынны яулый[6]. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында 69 очко җыеп, америкалы Морган Крафт һәм аргентиналы Мелиса Хиль белән алтынчы урынны бүлә[7].
2017 елда стендка ату буенча шәхси беренчелектә дөнья чемпионатының көмеш медален яулый[8].
2025 елда Адыгеяда узган Россиянең команда чемпионатында С-225 дисциплинасы буенча җиңү яулады [9].
Спорт казанышлары
- Яшүсмер кызлар арасында Европа чемпионаты (2005, 2006) — 1 урын,
- Яшүсмер кызлар арасында Европа чемпионаты (2007) — 3 урын,
- Яшүсмер кызлар арасында дөнья чемпионаты (2006) — 2 урын,
- Яшүсмер кызлар арасында дөнья чемпионаты (2007) — 3 урын,
- 2011 Елгы Җәйге Универсиада (команда) —3 урын;
- Россия Чемпионаты (2011) — 1 урын[2];
- 2013 елгы ату буенча дөнья кубогы (3 этап) — 3 урын;
- 2013 Елгы Җәйге Универсиада (шәхси) — 3 урын;
- 2013 Елгы Җәйге Универсиада (команда) — 1 урын;
- 2025 елгы Россия команда чемпионатында — 1 урын.
Искәрмәләр
- ↑ Альбина Шакирова eurosport.ru, 30.07.2016.
- ↑ 1 2 3 Тетюшская школа стендовой стрельбы информирует 2016 елның 21 август көнендә архивланган. tetushi.tatarstan.ru, 19.07.2013.
- ↑ ПОЗДРАВЛЯЕМ С ПРИСВОЕНИЕМ СПОРТИВНОГО ЗВАНИЯ!
- ↑ Альбина Шакирова — шестая на чемпионате Европы по стендовой стрельбе в ските; Алина Фазылзянова — первая среди юниорок allsportinfo.ru, 25.06.2014.
- ↑ Дончанка Альбина Шакирова победила в финале Кубка мира по стендовой стрельбе dontr.ru, 27.10.2014.
- ↑ Альбина Шакирова может поехать на Олимпиаду(үле сылтама) shooting-rt.ru, 28.04.2016.
- ↑ Шакирова не вышла в полуфинал в дисциплине скит в соревнованиях по стрельбе на ОИ
- ↑ Шакирова стала вице-чемпионкой мира в ските
- ↑ Командный чемпионат России по стендовой стрельбе, С-225, женщины. 12—19 мая 2025 г. Стрелковый союз России