Амелия Андерсдоттер
Тәрҗемәи хәле
Амелия Андерсдоттер Лунда яши һәм сайлаулар вакытында Лунд университетында икътисад һәм испан телен[3] өйрәнә. 2007 елдан 2010 елның мартына кадәр Пират партиясенең Яшь пират (инг. Ung Pirat) яшьләр оешмасында халыкара координатор була.
Андерсдоттер фирка исемлегендә Кристиан Энгстремнан кала икенче килә һәм алынган тавышлары 2009 елның июнендә мандат алуга җитми. Әмма парламентта Лиссабон килешүен яклап ясаган чыгышынан соң, Швеция Европарламентта өстәп ике урын алгач мандатка ия була[4][5]. Кайбер илләр Евросоюзга өстәмә депутатларны дәррәү сайламаганлыктан, яңа 18 депутат, шул исәптән Андерсдоттер шунда ук парламенттагы урынын били алмый. Вазифасына рәсми керүе 2011 елның декабренә туры килә[6][7]. Андерсдоттер 21 яшендә иң яшь сайлаулы, ә 24 яшендә — Европарламентның гамәлдәге иң яшь депутаты була[8].
Лунд университеты гәҗитенә биргән интервьюсында белдерүенчә, Андерсдоттер депутат булып сайланганнан соң эш хакының бер өлешен альтруистик Attac (инг. Attac) хәрәкәтенә һәм «халыкара амнистия»[9] хокук саклау оешмасының Ordfront нәшриятенә күчерәчәген фаразлый.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Andersdotter, Anna Amelia Matilda Katarina // Sveriges befolkning 2000 (шевит.) — Sveriges Släktforskarförbund, 2020.
- ↑ Hoffman R. LinkedIn (ингл.) — 2003.
- ↑ In English — Amelia Andersdotter till Bryssel, archived from the original on 2011-11-20, retrieved 2021-04-23
- ↑ Balksjö, Jessica. Ung pirat på väg mot Bryssel (Swedish), Dagens Nyheter (2009-06-13). 20 ноябрь 2011 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-10-11, retrieved 2021-04-23
- ↑ Pirate Party Gets Second Seat in European Parliament | TorrentFreak
- ↑ EUobserver.com / Institutional Affairs / New MEPs include far right and youngest deputy
- ↑ Congrats to MEP Amelia Andersdotter! (14 ноябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2011. Архивировано 4 сентябрь 2012 года.
- ↑ Pirate To Join European Parliament As Youngest Member | TorrentFreak
- ↑ «Amelia 2.0» from lundagard.se (Swedish), published June 1, 2009
Сылтамалар
- Блог Амели Андерсен [швед.](швед.) [ингл.](ингл.)
- Официальный сайт [швед.](швед.), Официальный сайт 2011 елның 20 ноябрь көнендә архивланган. [ингл.](ингл.)