Анастасия Стальная

Анастасия Викторовна Стаьлная (1998 елның 6 гыйнварында туган, Пешанокопская (станция), Ростов өлкәсе) — Россия волейболчысы һәм һөҗүмчесе. 2019 җәйге университет чемпионы. Волейбол буенча спорт мастерына кандидат.

Тәрҗемәи хәле

Анастасия Викторовна Сталная 1998 елның 6 гыйнварында Ростов өлкәсендә туган. Ул 9 яшендә волейбол белән шөгыльләнә. Алты ел дәвамында ул Никадагы 65нче спорт мәктәбендә (СДЮСШОР №65 «Ника») (2007-2013) укыЙ. 2013 елдан ул яшьләр командаларында актив уйный. Төрле яшь категорияләре кысаларында ул 2014, 2015, 2016 елларда Европа чемпионы була[1]. Беренче мизгелен ул Яңа Уренгойдагы олылар командасында үткәрә. Аннары ике ел ул Мәскәүдә «Луч» командасында уйный. 2016/2017 мизгелендә ул Череповец «Северянка» командасында уйный,[2] Премьер-лигада алтын медаль ала. Ул 2018-2019 ел мизгелен Чиләбе «Динамо-Метар». кысаларында үткәрде.

2019 елда ул Калининград «Локомотив»ына күчте[3].

Италиядәге җәйге Университетта, 2019 елда, Россия җыелма командасы составында, ул турнирда җиңүче булды.

Уңышлар

Милли командалар белән

  • Европа чемпионы (яшьләр) 2014;
  • Яшьләр арасында 2015 Европа чемпионы;
  • Яшьләр арасында 2016 Европа чемпионы;
  • 2019 җәйге университет чемпионы.

Клублар белән

  • А лигасының Россия чемпионаты алтыннары.

Искәрмәләр

  1. Новости: Анастасия Стальная – в «Локомотиве» (рус.). ЖК «Локомотив — Калининградская область». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2020.
  2. Стальная волейболистка усилила «Северянку» (рус.). 35media.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2020.
  3. Игрок: Стальная Анастасия Викторовна Локомотив (рус.). ЖК «Локомотив — Калининградская область». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2020.

Тышкы сылтамалар