Анахита

Файл:Cylinder seal harem Louvre AO22359.jpg
Ахеменид цилиндрик мөһерендә хатын фигурасы

Ардвисура Анахита (Авеста телендә: Arədvī Sūrā Anāhitā) — Иран мифологиясендә су һәм муллылык Алиһәсе. Зәрдөштлектә язата Илаһы. Авестада Ардвисурага аерым гимн — Яшт V — Ардвисур-Яшт яки Абан-Яшт багышланган.[1]. Алиһәнең үз исеме — Ардви (мөгаен, туры мәгънәдә «дым») — даими рәвештә Сура «көчле» һәм Анахита «тапсыз» эпитетлары белән беррәттән бара.

undefined
undefined
undefined

Тарих

Анахита — Иран Алиһәсенең борынгы фарсы формасы, ул тулырак һәм иртәрәк формада Сура Анахита (Авеста телендә: Arədvī Sūrā Anāhitā) буларак пәйда була. Аредви Сура АнахитаАвеста телендә Һинд-Иран космологиясендә су, муллылык, медицина һәм олы фикер Алиһәсе исеме. Анахита культында Аредви Сура Анахита һәм Анахити берләшкән.[2]. Аредви Сура Анахита урта фарсы телендә һәм хәзерге фарсы телендә Ардвишур Анахид яки Наид һәм шулай ук әрмән телендә Анаит тәңгәл килә.[3]. Аредви Сура Анахитага табыну б.э.к. IV гасырда башланган.[4]. Классик антик чорының борынгы Юнан һәм борынгы Рим тарихчылары Аредви Сура Анахитаны яки Анаитисны искә алалар яки аны Юнан-Рим пантеоны Илаһлары белән идентификациялиләр.

Мөгаен, Аредви Сура Анахита культының популярлыгы Ахеменидлар (б.э.к. 558—330 еллар) чорында борынгы Юнан чыганакларында Анаитис буларак мәгълүм көнбатыш-Иран Алиһәсе Анахити белән идентификация ярдәмендә башланган.[5]. Анахитаны җәмәгать булуда беренче булып таныган Ахеменид патша булып Артаксеркс II (б.э. к. 404—359 еллар) булган.[6].

Астрономиядә

(270) АнахитаС сыйныфы астероиды — Анахита Алиһәсе хөрмәтенә аталган. Кристиан Петерс тарафыннан 1887 елның 8 октябрендә Нью-Йорк штатында Клинтон бистәсендә Һамилтон колледжы обсерваториясендә ачылган булган.[7].

Шулай ук карарга мөмкин

Искәрмәләр

  1. Ардвисур-Яшт 2010 елның 30 август көнендә архивланган., другой перевод
  2. M. Boyce, M. L. Chaumont, C. Bier. ANĀHĪD (ингл.). Iranica (15 декабрь 1984). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2011. Архивировано 4 апрель 2012 года.

    «Anāhit(a)»—that is, the composite being born of the assimilation of Arədvī Sūrā Anāhitā and *Anāhiti…

  3. Boyce, Mary (1968), "Bībī Shahrbānū and the Lady of Pārs", Bulletin of the School of Oriental and African Studies, London: University of London, 30 (1): 30–44 
  4. Boyce, 1975, 454 бит.
  5. M. Boyce, M. L. Chaumont, C. Bier. ANĀHĪD (ингл.). Iranica (15 декабрь 1984). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2011. Архивировано 4 апрель 2012 года.

    Arədvī Sūrā’s striking growth in popularity seems to have begun in Achaemenid times, through her identification with the Western Iranian divinity *Anāhiti, known from Greek sources as Anaitis (see below).

  6. M. Boyce, M. L. Chaumont, C. Bier. ANĀHĪD (ингл.). Iranica (15 декабрь 1984). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2011. Архивировано 4 апрель 2012 года.

    The first Achaemenid king known publicly to have acknowledged «Anāhit(a)»—that is, the composite being born of the assimilation of Arədvī Sūrā Anāhitā and *Anāhiti—was Artaxerxes II (404—359 B.C.), who in inscriptions invoked her after Ahura Mazdā and Mithra, (qq.v.) and who also set up cult-statues in her honor (see further under Anaitis); and it was presumably after this that verses were composed and incorporated in Yašt 5 which apparently describe a temple statue (see Ābān Yašt). In these Arədvī Sūrā Anāhitā is invoked, not as the personification of a rushing river, but as a magnificently static being, richly arrayed in high-girt robe and jewel-encrusted mantle, with golden shoes and earrings, necklace, and crown.

  7. Анагита // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Төркемнәр