Андреа Андреен

Элленор Андреа Андреен (швед. Ellenor Andrea Andreen, 11 июль 1888, Эр — 20 апрель 1972) — медицина фәннәре докторы (1933), Стокгольм клиник госпиталенең баш табибы, Швеция халыкара хатын-кызлар демократик хәрәкәте эшмәкәре, тынычлык өчен көрәшче. «Халыклар арасында тынычлыкны ныгыту өчен» халыкара Сталин премиясе лауреаты (1953).

Эшчәнлеге

1930 елдан алып Андреен Андреа Швеция хатын-кызларының Сул союзын җитәкли (CSV). 1952 елда КХДРда һәм КХРда бактериологик сугыш фактларын тикшерүдә катнашкан. 1953 елдан — халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе вице-президенты.

Швецияда радикал пацифизм хәрәкәте вәкиле, тынычлык саклауга, атом сугышы янавына каршы юнәлтелгән зур иҗтимагый-сәяси эш алып бара .

Гаиләсе

Ике тапкыр кияүдә була. Беренче ире — швед физик-химигы, Швед Фәннәр академиясе әгъзасы, 1926 елда химия буенча Нобель премиясе лауреаты Теодор Сведберг (1884-1971) белән никахтан (1909-1915) ике бала туа: Хиллеви Сведберг (1910-1990), архитектор, һәм Элиас Сведберг (1913-1987), дизайнер.

Сылтамалар