Андрей Кузьмин (1981)
Тормыш юлы
Карьерасын 1998 елда Югары лигада чыгыш ясаучы Пензаның «Дизель» командасы составында башлый. 2000/01 сезонында Мәскәүнең «Динамо» составында Суперлигада уйный башлый. 2001/02 сезонын Самараның ЦСК ВВС клубында уздыра, анда 55 матчта 23 (12+11) очко җыя, Пермьнең «Молот-Прикамье» командасыннан чакыру ала. Пермьдә 11 матч кына уздырып, 2002/03 сезоны уртасында Югары лигага кайта һәм Түбән Новгородның «Торпедо» клубы белән контракт төзи.
2004/05 сезоны башланыр алдыннан туган шәһәре Пензага кайта. Кузьмин клуб өчен 106 матчта 63 (26+37) очко җыйганнан соң, аны Түбән Каманың «Нефтехимик» клубы чакыра, анда ул ике сезон дәвамында чыгыш ясый. Континенталь хоккей лигасының дебют сезоны башланыр алдыннан, Түбән Кама клубының иң яхшы бомбардирларының берсе булган Кузьмин, Казанның «Ак Барс» клубына Евгений Рясенский һәм Игорь Мусатовка алмаштырыла[2].
Казанда Кузьмин үзен күрсәтә алмый; ул аз уйный, нәтиҗәдә клуб өчен 39 матчта 5 (4+1) очко гына җыя. Команда белән бергә Гагарин кубогын яулавына карамастан, сезон тәмамлангач, «Ак Барс»тан китеп, «Нефтехимик»ка кайта[3]. 2009/10 сезонын уңышсыз башлый — 19 матчта бер генә (0+1) очко җыя, шуннан соң Мәскәүнең «Спартак» клубына Алексей Заварухинга алмаштырыла[4]. Сезонның калган өлешендә 23 матчта 10 (3+7) очко җыя. 2010 елның 5 маенда яңадан «Торпедо»га кайта[5]. 34 матчта 5 (4+1) очко гына җыйгач, 2011 елның 4 гыйнварында җитәкчелек контрактны өзәргә карар кыла[6]. Шуннан соң Кузьмин яңадан ВХЛда чыгыш ясаучы Пенза клубына кайта. Уздырылган 24 матчта 22 (11+11) очко җыя, аннан Череповецның «Северсталь» командасына карауга чакырыла.
Череповец клубына туры килмәгәч[7], 3 сентябрьдә Новокузнецкның «Металлург» клубы белән бер еллык контракт төзи[8], аның составында 2011/12 сезонында 52 матчта 20 (7+13) очко җыя. 2012 елның 10 маенда Мәскәүнең «Спартак» клубына кайтырга карар кыла һәм бер еллык контракт имзалый[9].
Алдагы елларда «Буран», «Дизель» клубларныда уйный.
2018 елдан бүгенге көнгә кадәр «Дизель» командасы тренеры булып эшли[10].
Уңышлары
- Россия чемпионы;
- Гагарин кубогы иясе.
Статистика
| Легенда | |||||
|---|---|---|---|---|---|
| И | Үткәрелгән уеннар саны | Штр | Штраф вакыты | +/− | Плюс-минус |
| Г | Голлар | П | Нәтиҗәле паслар | О | Очко |
| - | Статистика билгеле түгел | — | Статистика исәпкә алынмаган | ||
Клуб карьерасы
| Регуляр сезон | Плей-офф | |||||||||||||||
| Сезон | Команда | Лига | И | Г | П | О | +/− | Штр | И | Г | П | О | +/− | Штр | ||
| 1998/99 | Дизель | Югары лига | 3 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | — | — | — | — | — | — | ||
| 1999/00 | ТХК Тверь | Югары лига | 39 | 8 | 8 | 16 | -6 | 24 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2000/01 | ТХК Тверь | Югары лига | 6 | 2 | 3 | 5 | 2 | 4 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2000/01 | Динамо Москва | Суперлига | 19 | 1 | 0 | 1 | 0 | 6 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2001/02 | ЦСК ВВС | Югары лига | 55 | 12 | 11 | 23 | +2 | 62 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2002/03 | Молот-Прикамье | Суперлига | 11 | 2 | 0 | 2 | -10 | 8 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2002/03 | Торпедо НН | Югары лига | 38 | 5 | 5 | 10 | +7 | 63 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2003/04 | Торпедо НН | Суперлига | 34 | 2 | 1 | 3 | -19 | 34 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2004/05 | Дизель | Югары лига | 48 | 12 | 14 | 26 | +3 | 67 | 4 | 0 | 1 | 1 | 0 | 2 | ||
| 2005/06 | Дизель | Югары лига | 41 | 11 | 17 | 28 | +8 | 38 | 13 | 3 | 5 | 8 | +2 | 22 | ||
| 2006/07 | Нефтехимик | Суперлига | 52 | 12 | 18 | 30 | +2 | 34 | 4 | 0 | 0 | 0 | -1 | 10 | ||
| 2007/08 | Нефтехимик | Суперлига | 52 | 17 | 12 | 29 | +4 | 52 | 1 | 0 | 1 | 1 | +1 | 4 | ||
| 2008/09 | Ак Барс | КХЛ | 38 | 4 | 1 | 5 | +4 | 26 | 1 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | ||
| 2009/10 | Нефтехимик | КХЛ | 19 | 0 | 1 | 1 | -3 | 41 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2009/10 | Спартак Москва | КХЛ | 13 | 2 | 3 | 5 | +1 | 10 | 10 | 1 | 4 | 5 | +2 | 6 | ||
| 2010/11 | Торпедо НН | КХЛ | 34 | 4 | 1 | 5 | -8 | 18 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2010/11 | Дизель | ВХЛ | 11 | 6 | 6 | 12 | +2 | 8 | 13 | 5 | 5 | 10 | -3 | 0 | ||
| 2011/12 | Металлург Новокузнецк | КХЛ | 52 | 7 | 13 | 20 | +1 | 32 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2012/13 | Спартак Москва | КХЛ | 17 | 2 | 2 | 4 | -4 | 10 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2012/13a | Югра | КХЛ | 22 | 4 | 0 | 4 | 0 | 16 | 3 | 0 | 1 | 1 | 0 | 0 | ||
| 2013/14 | Дизель | ВХЛ | 49 | 14 | 19 | 33 | -3 | 51 | 11 | 5 | 3 | 8 | 3 | 6 | ||
| 2014/15 | Дизель | ВХЛ | 17 | 5 | 8 | 13 | 6 | 22 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2014/15 | Буран | ВХЛ | 26 | 3 | 5 | 8 | -4 | 4 | 6 | 2 | 1 | 3 | 3 | 2 | ||
| 2015/16 | Дизель | ВХЛ | 17 | 1 | 9 | 10 | -2 | 10 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2015/16 | Кристалл Саратов | ВХЛ | 13 | 4 | 6 | 10 | -2 | 8 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2016/17 | Дизель | ВХЛ | 42 | 11 | 16 | 27 | 4 | 28 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2017/18 | Дизель | ВХЛ | 39 | 3 | 11 | 14 | 2 | 28 | — | — | — | — | — | — | ||
| КХЛда барлыгы | 195 | 23 | 21 | 44 | -9 | 153 | 11 | 1 | 4 | 5 | +2 | 6 | ||||
| ВХЛда барлыгы | 214 | 47 | 80 | 127 | 3 | 159 | 30 | 12 | 9 | 21 | 3 | 8 | ||||
a Бу сезонда «Плей-офф»та уенчының Өмет кубогындагы статистикасы исәпкә алына.
Искәрмәләр
- ↑ Elite Prospects (ингл.) — 1999.
- ↑ «Ак Барс» и «Нефтехимик» обменялись хоккеистами, sports.ru (2008-05-29). 26 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ Кузьмин перешёл из «Ак Барса» в «Нефтехимик», sports.ru (2009-06-29). 26 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ «Спартак» обменял Заварухина в «Нефтехимик», sports.ru (2009-12-03). 27 октябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ Андрей Кузьмин пополнил состав «Торпедо», hctorpedo.ru (2010-05-05). 26 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ КХЛ: "Торпедо" рассталось с Андреем Кузьминым. AllHockey.ru (4 гыйнвар 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
- ↑ «Северсталь» рассталась с 4 игроками, sports.ru (2011-08-09). 26 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ Кузьмин подписал контракт с "Кузней". Чемпионат (8 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
- ↑ Возвращенцы: Андрей Кузьмин, spartak.ru (2012-05-10). 26 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ Кузьмин Андрей Эдуардович (05.04.1981), Тренер - ВХЛ/Дизель - хоккейный тренер - Команды. R-Hockey.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.