Анна Линд

Илве Анна Мария Линд(швед. Ylva Anna Maria Lindh, 19 июнь 1957 ел11 сентябрь 2003 ел) — Швеция сәясәтчесе. Социал-демократик фиркасе әгъзасе. 1998-2003 елларда Швеция чит ил эшләре министры.

Биографиясе

Илве Анна Мария Линд 1957 елның 19 июнендә Стокгольм шәһәренең Эншеде районында туган. Вьетнам сугышына каршы протестларда һәм Швеция социал-демократик яшьләр лигасы эшендә катнашып, 12 яшендә ук сәяси тормышка чума.

1982 елда Уппсала университетының юридик факультетын бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлый. 1982 елда Швеция парламентына (Риксдаг) депутат итеп сайлана.

1984 елда Швеция социал-демократик партиясенең яшьләр лигасын җитәкли, 1991-1994 елларда Стокгольм кала советы әгъзасы була.

1994 елда премьер-министр Ингвар Карлссон җитәкчелегендәге Швеция хөкүмәтендә тирә-якны саклау буенча министр итеп билгеләнә.

1998 елда Швециянең яңа премьер-министры Ханс Йоран Перссон аны чит ил эшләре министры итеп билгели. Анна Линд Америка Кушма Штатларының Иракта үткәргән сәясәтен тәнкыйтләп чыгыш ясый, шулай ук Израиль премьер-министры Ариэль Шарон һәм Италия премьер-министры Сильвио Берлускони сәясәтләрен тәнкыйтли. Шул ук вакытта Аурупа Берләшмәсенең киңәйүе өчен һәм Швециянең бу оешмага һәм евро валютасы зонасына керүе буенча актив чыгыш ясый[6].

2003 елның 10 сентябрендә Стокгольм үзәгендәге супермаркетта Анна Линдка бер кеше пычак белән берничә тапкыр чәнчеп кача. Министр шәһәрнең Каролина дәваханасына озатыла, монда табиблар берничә сәгать дәвамында аның гөмере өчен көрәшә, әммә 11 сентябрьдә Анна Линд вафат була[7].

Гаиләсе

Ир — Бо Холмберг, уллары — Филип һәм Давид.

Искәрмәләр

Сылтамалар

  1. Ylva Anna Maria Lindh // http://www.finngraven.se/(S(d5fyhe0fuopj1e5sqe2qu5fv))/DisplayInfo.aspx?id=4361402FinnGraven.se.
  2. Katarina kyrkogård Stockholm - Anna Lindhkulturgravar.se.
  3. 1 2 Anna Lindh // FemBio-Datenbank (нем.)
  4. 1 2 Anna Lindh // Munzinger Personen (нем.)
  5. 1 2 Ylva Anna Maria Lindh
  6. Биография Анны Линд. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2021. Архивировано 4 апрель 2012 года.
  7. Панкин Б. Частная смерть Анны Линд. Российская газета.