Антиохия
Антиохия[3], шулай ук Оронтадагы Антиохия (бор. грек. Ἀντιόχεια ἡ ἐπὶ Ὀρόντου, Дафнадагы Антиохия, бор. грек. Ἀντιόχεια ἡ ἐπὶ Δάφνῃ, Бөек Антиохия, бор. грек. Ἀντιόχεια ἡ Μεγάλη) — хәзерге Төркия җирлегендә, Кече Азия белән Сүрия ярлары арасында урнашкан борынгы эллинизм шәһәре. Әлеге вакытта борынгы хәрабәләр Төркиянең Хатай вилаяте башкаласы Антакья шәһәренә карый.
Шәһәр Икенче гыйбадәтханә чоры ахырында эллинизм яһүдилегенең төп үзәге була, иртә христианлык барлыкка килүгә нигез һәм озын гомерле булуы өчен «христианлык бишеге» дип санала. Яңа Васыяткә ярашлы, Антихониядә Гайсә пәйгамбәр укучыларын беренче тапкыр «христианнар» дип атыйлар (Деян. 11:26).
Урта гасырларда шәһәр сугышлар, җир тетрәүләр һәм сәүдә юлларының үзгәрүе нәтиҗәсендә үзенең әһәмиятен югалта. Әмма шәһәр исеме сакланып кала, Левантта һәм Кынчыгыш Урта диңгез буенда зур әһәмияткә ия патриархат — Антиохия православие патриархаты дип атала.
Шәһәр төзелеше
Антиохиягә безнең эрага кадәр 300 елда Искәндәр Зөлкарнәйн гаскәр башлыкларының берсе Селевк I тарафыннан нигез салына. Архитекторы Ксенео (Ксеней) була, ә төзү барышы белән Аттай, Перит һәм Анаксикрат җитәкчелек итә. Берничә зур булмаган шәһәр: Лополис, Иоппа, Мероэ һәм Боттия берләштерелә. Шәһәргә грекларга һәм яһүдләргә төпләнергә рөхсәт бирелә. Анда, сенатны да кертеп, демократик муниципаль хөкүмәт була. Иоанн Малала сөйләгән легенда буенча, нигез ташын салганда Аматея исемле кызны корбанга китерәләр, соңыннан аны алиһә дип игълан итәләр. Скульптор Евтихид хаким үтенече буенча алиһә сынын ясый. Селевк башка изге урыннарга, шул исәптән Афинадагы гыйбадәтханәгә дә нигез сала[4].
Шәһәр урамнары туры почмак булып кисешә, җирле учреждениеләр (Буле һәм Архонт) аны мөстәкыйль штатка әйләндерә[5].
Антиохияны шул ук исемдәге башка шәһәрләрдән аеру өчен Оронта Антиохия (Орон елгасы исеменнән), яисә Дафна Антиохия (Дафна мәгарәсе исеменнән) дип йөртәләр[6].
Халкына географик, хәрби һәм икътисади өстенлекләр биргән уңайлы урнашуы нәтиҗәсендә шәһәр Селевкидар дәүләтенең дүрт баш шәһәренең берсе була: Ефәк һәм Патша юлыннан ерак булмаган уңдырышлы туфракны Амука тигезлегендә саклану ныгытмалары төзергә мөмкин булган таулар янында (Стаурун һәм Сильпион) урнашкач, аш тәмләткечләре белән актив сату башлана[7]. Страбон искә алганча, киңәя барган саен аны Тетраполис (дүрт өлешле шәһәр) дип атыйлар. Шәһәрнең көньягында Антиох IV Эпифан нигезләгән Епифаний (Эпифания) кварталы урнаша. Греклар, сүриялеләр һәм яһүдләр яшәгән бу урын мәдәни үсеш ягыннан Пергам һәм Искәндәриядән калышса да, сәүдә һәм сәнгатьтә динамикалы үсеш ала[5].
Шулай ук карагыз
- Эллинизм
- Грек-Бактрия патшалыгы
Әдәбият
- Брюн С. П.. Ромеи и франки в Антиохии, Сирии и Киликии XI—XIII в. М.: Маска, 2015. Том I—II.
- Курбатов Г. Л. Основные проблемы внутреннего развития византийского города (Антиохия в IV в.). Л., 1971.
- Смбат Спарапет. Летопись / Пер. с древнеармянского; предисл. и примеч. А. Г. Галстяна. Ереван: Айастан, 1974.
- Степаненко В. П. Государство Филарета Варажнуни (1071—1084/86 гг.) // Античная древность и средние века. Свердловск, 1975. Вып. 12. С. 86—103.
- Степаненко В. П. К датировке печати Тавтука, проедра и катепана Самосаты // Античная древность и средние века. 1995. Вып. 27. С. 58—62.
- Яхья Антиохийский. Летопись (извлечения)
- Antioch-on-the-Orontes: The Excavations. L.; Princeton, 1934—1972. Vol. 1-5.
- Bouchier Ed. S. A short history of Antioch: 300 B. C.-A. D. 1268. 1921.
- Cribiore R. The School of Libanius in Late Antique Antioch. Princeton: Princeton University Press, 2007.
- Downey G. A history of Antioch in Syria: from Seleucus to the Arab conquest. Princeton University Press, 1961.
- Downey G. Ancient Antioch. Norman, 1963.
- Downey, Glanville, A history of Antioch in Syria from Seleucus to the Arab conquest. Princeton, 1961.
- Liebeschuetz J. H. W. G. Antioch: City and Imperial Administration in the Later Roman Empire. Oxf., 1972.
- Wallace-Hadrill D. S. Christian Antioch: a study of early Christian thought in the East. 1982.
Искәрмәләр
- ↑ Oxford Classical Dictionary (ингл.) — OUP, 2012. — ISBN 978-0-19-173525-7
- ↑ GeoNames (ингл.) — 2005.
- ↑ Агеенко Ф. Л. Антиохия // Словарь собственных имён русского языка. — М.: ООО «Издательство "Мир и Образование"», 2010. Архивная копия от 9 апрель 2022 на Wayback Machine
- ↑ Иоанн Малала. Книга VIII. Время македонян // Хронография. Книги VI-XII : [рус.]. — Белгород : БелГУ, 2016. — Вып. 7. — (Мир поздней античности. Документы и материалы).
- ↑ 1 2 Paul Kloeg. Antioch the Great: Population and economy of second-century Antioch [ингл.]. — Leiden University, 2013.
- ↑ Antioch (ингл.). Encyclopedia Britannica. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2023.
- ↑ Wilson N. G. Encyclopedia of ancient Greece [ингл.]. — New York: Routledge, 2006. — 592 p. — ISBN 978-0-415-97334-2.