Антти Аарне
Антти Аарне (фин. Antti Amatus Aarne; 5 декабрь 1867, Бьйорнеборг (Пори) — 5 февраль 1925, Һелсинки, Финляндия) — фин фольклористе. Фольклор әсәрләрен чагыштырып анализлау һәм сыйныфлаштыру методологиясен эшләгән. 1910 елда «Әкият төрләре белешмәлеге»н төзегән (Стит Томпсон тарафыннан тулыландырылган).