Ара Папян

Папян Ара Артушевич (әрм. Արա Արտուշի Պապյան; 6 июнь 1961 ел) — әрмән юристы, дипломат, политолог һәм тарихчы, Әрмәнстанның Канададагы 2000-2006 еллардагы илчесе, Modus Vivendi тикшеренү үзәге җитәкчесе[1].

Тәрҗемәи хәле

Ара Арташевич Папян 1961 елның 6 июнендә Әрмән ССРның башкаласы Ереванда туа. Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингентында хәрби тәрҗемәче булып хезмәт итә. 19881989 елларда Әфган сугышының әрмән ветераннары союзын җитәкли.

Белеме

  • 1984 ел − Ереван дәүләт университетының көнчыгышны өйрәнү факультетын «Иран телләрен һәм Иранны өйрәнү» һөнәре буенча тәмамлый.
  • 1989 ел − Ереван дәүләт университетының Әрмән халкы тарихы кафедрасы аспирантурасын тәмамлый.
  • 1994 ел − Россия Чит илләр эшләре министрлыгының Дипломатик академиясен тәмамлый.
  • 1998 елРимда НАТО-ның Оборона колледжын тәмамлый..
  • 1999 ел − Оксфордта «Җәмәгать дипломатиясе» курсын тәмамлый..

Дипломатик хезмәте

undefined
  • 19992000 − Әрмәнстан Чит министрлыгының пресс-секретаре, җәмәгатьчелек белән бәйләнеш буенча департамент начальнигы.
  • 19971999− Әрмәнстан Чит ил эшләре министрлыгының хәвефсезлек өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча бүлек начальнигы.
  • 19951997 − Әрмәнстан илчелегенең беренче секретаре.
  • 19941995 − Әрмәнстан Чит ил эшләре министрлыгының Иран бүлеге начальнигы.
  • 19921993 − Иранда Әрмәнстан илчелегенең икенче секретаре.
  • 1992 — Әрмәнстан Чит ил эшләре министрлыгының АКШ һәм Канада, аннары Иран бүлегенең икенче секретаре.
  • 19891991 − Кипрда Мелконян уку комплексы укытучысы.
  • 19811982 һәм 19841986 − Әфганстанда хәрби тәрҗемәче.
  • 20002006− Әрмәнстан Республикасының Канададагы гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе.

Дипломатик хезмәте тәмамлангач, әрмән мәсьәләсенең юридик аспектларын, шул исәптән Таулы Карабахның статусын һәм башка мәсьәләләрне өйрәнә башлый. Күп кенә илләрдә лекцияләр белән чыгыш ясый[2][3].

Милли азчылык хокуклары мәсьәләләре белән шөгыльләнә һәм Әзербайҗанның үз дәүләтчелегеннән мәхрүм ителгән халкын (талыш, лезгин һәм башкаларны) Әрмәнстан шушы мәсьәлә буенча хупларга тиеш, дип үз интервьюларында күп тапкырлар ассызыклый[4].

«Modus Vivendi» үзәгенә нигез сала һәм аңа җитәкчелек итә[5].

Шәхси тормышы

undefined

Өйләнгән, Нарек һәм Тарон исемле уллары бар.

Әрмән, инглиз, фарсы һәм рус телләрен белә[6].

Наградалары

7 хәрби медаль һәм орденнар белән бүләкләнә.

  • 2006 ел − Канада Чит ил эшләре министрлыгының «Corps Diplomatique» медале белән бүләкләнә.
  • 2006 ел − Канададагы Әрмән епархиясенең Овнан Мандакуни ордены белән бүләкләнә .
  • 2005 ел − Америка биографик институты (ABI) «Ел кешесе» дип таный.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ARA PAPIAN TO SPEAK AT 'ANC GRASSROOTS' PANEL ON TRANSNATIONAL JUSTICE (27 ноябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2012. Архивировано 19 июнь 2013 года.
  2. Woodrow Wilson’s Arbitral Award the Best Solution, Says Ara Papian (2 May 2011). 14 декабрь 2012 тикшерелде.
  3. Հայաստանը պետք է Ադրբեջանին, որպես քաղաքական միավոր, տրոհի՝ համագործակցելով պետականազուրկ ազգերի հետ. Արա Պապյան (15 June 2013). 15 июнь 2013 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-24, retrieved 2021-10-27 
  4. Staff of Modus Vivendi Center. Modus Vivendi Center. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2014.
  5. Книга:Папян:Айренатирутюн|337