Арда Туран

Арда Туран (төр. Arda Turan; 1987 елның 30 гыйнвары, Истанбул, Төркия) — Төркия футболчысы, «Галатасарай» клубы ярымсакчысы. Төркиянең милли җыелма командасы өчен чыгыш ясаган, команданың капитаны булган.

Клуб карьерасы

«Галатасарай»

Туран — Төркиянең «Галатасарай» командасында тәрбияләнгән, академиясенә ул 12 яшендә укырга керә. 18 яшьтә Арда «Манисаспор»га арендага бирелә. 2007/08 сезонда Туран үзенең беренче чемпион титулын яулый.

«Атлетико Мадрид»

2011 елның 10 августында Арда 4 елга контракт төзеп «Атлетико Мадрид»ка күчә[1]. Трансфер суммасы 12 млн евро тәшкил иткән һәм Туран тарихта Төркиянең иң кыйммәтле футболчысы була[2][3].

Футболчы үзе өчен 11 нче уен номерын сайлаган. Яңа клуб өчен 2011 елның 28 августында «Осасуна»га каршы матчта, икенче таймда алмашка чыгып дебют ясый. Европа лигасында 2011 елның 15 сентябрендә старт составында «Селтик»ка каршы матчта дебют ясый. 2011 елның 30 ноябрендә Туран Европа лигасында «Селтик»ка каршы уенда «Атлетико Мадрид» өчен беренче голын кертә. 2011 елның 11 декабрендә Арда Испания чемпионаты кысаларында беренче голын кертә.

Составында Арда Туран да уйнаган «Атлетико» 2012 елда УЕФА Европа лигасы җиңүчесе була.

«Барселона»

2015 елның 6 июлендә «Барселона»га күчә. Трансфер суммасы 34 млн евро тәшкил иткән. 2016 елның 3 мартында «Райо Вальекано»га каршы матчта Туран «Барселона» өчен беренче голын кертә.

2016 елның 6 декабрендә Арда Чемпионнар лигасының 6 нчы туры кысаларында «Белоруссия Менхенгладбах» капкасына өч туп кертә, нәтиҗәдә, «Барселона» 4:0 исәбе белән җиңә[4].

undefined

«Истанбул Башакшехир»

2018 елның 10 гыйнварында «Истанбул Башакшехир» тренеры Абдулла Авджи Туран күчүе турында әйткән[5]. 13 гыйнварда «Барселона» ярымсакчы күчүе турында игълан иткән[6]. Төркия футболчысы яңа клуб белән 2,5 елга аренда турындагы контрактка кул куя[7]. «Барселона» уенчыны 2020 елга кадәр башка клубка сату хокукын үз артыннан саклап калган.

«Галатасарай»

«Барселона» белән контрактны тәмамлагач, Туран «Галатасарай»га әйләнеп кайта[8].

Җыелма команда карьерасы

Арда Туран Төркиянең төрле яшьләр җыелма командалары өчен уйнаган, ә төп команда өчен 2006 елда чыгыш ясый башлаган. 2008 елгы Европа чемпионатына заявкага кертелгән.

Арда футбол буенча 2010 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында җыелма команда өчен 2 гол керткән. Туран Эстониягә каршы матчта 2010 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Төркия җыелма командасының 600 голын керткән[9].

Футбол буенча 2012 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турниры вакытында Төркия җыелма командасы өчен дүрт гол керткән.

Казанышлар

Команда өчен

Төркия байрагы «Галатасарай»

Испания байрагы «Атлетико Мадрид»

Испания байрагы «Барселона»

  • Испания чемпионы (2): 2015/16, 2017/18
  • Испания Кубогы иясе (3): 2015/16, 2016/17, 2017/18
  • Испания Суперкубогы иясе: 2016

Шәхси

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә