Аркатау вулысы
Аркатау вулысы (тат. ارقاتاو ۋولىٰسىٰ, рус. Аркатовская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Чыпчык (Казан өязе), Олы Кибәхуҗа, Ключищи, Панау, Сәләнгеш һәм Чирмеш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 24 торак пунктта 7963 кеше яшәгән.[1] 1923 яки 1924 елда бетерелә, территориясе Панау вулысына кушыла.