Артур Әхмәтхуҗин
Артур Камил улы Әхмәтхуҗин (Артур Әхмәтхуҗин, рус. Артур Камилевич Ахматхузин, 21 май 1988, Яңа Актанышбаш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия фехтовальщигы, рапирада командалар ярышларында Олимпия чемпионы (2016), 2013 елгы Дөнья чемпионатында көмеш медаль иясе (рапирада ярыш), 2012 елгы Олимпия уеннарында катнашучы. Фехтование буенча Россиянең спорт остасы (2005).
Тормыш юлы
Артур Әхмәтхуҗин 1988 елның 21 маенда Башкорт АССРның Кызыл Кама районы Яңа Актанышбаш авылында туа. Милләте буенча башкорт[1].
Уфа шәһәренең 23 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Тренерлары — Р. И. Әюпов, И. Я. Мамедов[2].
2005—2010 елларда — яшүсмерләр, ә 2010 елдан — фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзасы[2].
2011 елда Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университетын тәмамлый, 2012 елда Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенә укырга керә[2].
Будапештта узган Дөнья чемпионатында Әхмәтхуҗин шәхси рапирада көмеш медаль яулый, бот җәрәхәтләнү сәбәпле, спортчы мәҗбүри тәнәфес ала. Ике җитди операция кичереп, Әхмәтхуҗин бер елдан соң, 2014 елның декабрендә, күнегүләр ясый башлый. Бер елдан соң Әхмәтхуҗин үз кырында узган Дөнья чемпионатында америкалы Александр Миссиаласка 10:15 исәбе белән оттырып, бакыр медаль яулый. Фехтование буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Ильгар Мамедов интервьюда Әхмәтхузинның дөнья чемпионаты медале алуы турында хыяллана гына алуын билгеләп үтте.
| «Фехтованиедән бер ел читләшеп торганнан соң пьедесталга күтәрелү — тренер буларак мин моның турында хыяллана гына ала идем. Артур үзенең тырышлыгы хисабына барысына да сәләтле икәнен күрсәтте. Аның бу ярты ел эчендә ничек эшләгәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Аны беркем дә мәҗбүр итмәде, ул үзе. Чөнки хезмәт куймыйча гына кирәкле спорт формасына кереп булмаячагын аңлый иде. Кеше хәлен кеше белми, ул абына-сөртенә иде, йөри алмый иде — ул барысын да авырту аша эшләде. Бу — бик шәп нәтиҗә дип саныйм! Биредә кечкенә генә спорт героелыгы кирәк иде. Ул Будапешттагы дөнья чемпионатында икенче иде, аннары ике җитди операция кичергәнгә күрә бер ел ял итте. Декабрь ахырында гына бераз тренировкалар башлаган иде, ярты ел эчендә дөнья чемпионаты призёрына әйләнде. Аңа аякка басарга, күнегүләр башларга һәм яңадан үзенә ышанырга кирәк иде. Чөнки бер бот буыны ясалма, икенчесе дә үзенеке үк түгел... Мондый спортчылар бүтән юк дип әйтергә була»[3]. |
2019 елдан башлап ул Кемерово президент кадет училищесында спорт әзерлеге юнәлеше кураторы[4].
Спорт казанышлары
Шәхси зачётта
- Россия чемпионатының көмеш призеры (2010);
- Ир-атлар арасында Россия Кубогы иясе (2012), көмеш призеры (2008);
- Бөтенроссия җәйге Универсиадасының көмеш призеры (2010);
- Дөнья Кубогы этабының көмеш призеры (2012);
- Россия яшьләр Спартакиадасы чемпионы (2010);
- Яшьләр арасында Европа чемпионатының бакыр призеры (2010).
Команда зачетында
- Олимпия чемпионы (2016);
- Европа чемпионатының көмеш призеры (2007);
- Юниорлар арасында дөнья чемпионатының бакыр призеры (2007);
- Россия чемпионы (2010; 2011; 2012);
- Россия чемпионатының бакыр призеры (2006);
- Россия Кубогы иясе (2011, 2012);
- Ир-атлар арасында Россия Кубогының көмеш призеры (2008, 2010);
- Бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы (2009);
- Россия яшьләр Спартакиадасы чемпионы (2010).
Бүләкләр
- Дуслык Ордены (2016 елның 25 августы) — Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) 2016 елгы XXXI Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш һәм максатчанлык өчен[5];
- Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы (2012);
- II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале (2016)[6].
Искәрмәләр
- ↑ «Не только башкиры, уже и узбеки тянут на себя!»: как у татар «отбирают» чемпионов Рио
- ↑ 1 2 3 Ахматхузин Артур Камилевич. Федерация Фехтования Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2016.
- ↑ Тренер Мамедов признался, что мог только мечтать о медали рапириста Ахматхузина на ЧМ. http://rsport.ru/.+Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2016. Архивировано 26 декабрь 2016 года.
- ↑ [http://web.archive.org/web/20190914084528/https://function.mil.ru/news_page/country/more.htm?id=12250380@egNews Архивная копия от 14 сентябрь 2019 на Wayback Machine В Кемеровском президентском кадетском училище будет уделяться особое внимание спортивной подготовке кадетов / mil.ru]
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.08.2016 № 429 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Министр обороны встретился с армейскими спортсменами-триумфаторами Олимпийских игр в Рио: Министерство обороны Российской Федерации