Асет Вацуева

Асет Абдулаевна Вацуева (1977 елның 3 августы, Грозный) — Россия журналисты һәм телетапшырулар алып баручысы. НТВ каналында «Страна и мир» (соңрак — «Сегодня в 22:00») телепрограммасының алып баручысы буларак билгеле[1][2].

Тәрҗемәи хәле

Асет Вацуева 1977 елның 3 августында чечен гаиләсендә туа.

Беренче чечен сугышы башлангач, 1995 елда Санкт-Петербургка күчеп килә һәм СПбДУның журналистика факультетына укырга керә. 1997 елда Мәскәүгә күчеп килә, анда 2002 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый[3].

1997 елдан Грозныйдагы «Голос Чеченской Республики» газетасында мәгълүмат бүлеге хәбәрчесе булып эшли[4]. 2000 елда «Объединённая газета»га күчә, анда мәдәният бүлегендә эшли. 2000 елның июленнән октябрь аена кадәр һәм 2001 елның августында Мәскәүдә укыган вакытта «Общая газета»да сәясәт бүлеге корреспонденты сыйфатында эшләгән, «Ася Вацуева» дип басылган[5]. Чечняга командировкага чыгып, репортажлар, шул исәптән Буданов эше буенча публикацияләр сериясен дә әзерләгән[6].

2002 елның сентябреннән 2006 елның августына кадәр НТВда мәгълүмат хезмәтендә эшли[7]. Телеканалга танылган журналист Леонид Парфенов чакыруы буенча килгән: ул вакытта Парфенов 22:00 сәгатьтә кичке яңалыклар автор проекты өчен чечен алып баручысын эзләгән[8]. Кадрда беренче тапкыр 2002 елның 27 октябрендә Леонид Парфенов белән «Намедни» программасында хәбәрче сыйфатында күренә[9].

2003 елның февраленнән 2004 елның декабренә кадәр — Алексей Пивоваров белән бергә шул ук телеканалда «Страна и мир» программасын алып баручы[10][11].

2005 елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр — Алексей Пивоваров белән бергә «Сегодня 22:00» программасын алып баручы.

2005 елның сентябреннән 2006 елның августына кадәр — «Сегодня» программасының кичке чыгарылышларын (19:00 һәм 22:00) алып баручы[12].

2006 елның августында Асет Вацуеваның шәхси инициативасы белән НТВдан, шул исәптән Владимир Кулистиков җитәкчелегендә беренче 2 елда әлеге телеканалның мәгълүмати һәм тапшырулар сәясәтендәге булган үзгәрешләр аркасында да, эштән китүе билгеле була[13]. Эфирда аны Лилия Гильдеева алыштырган[14].

2006 елдан Лондонда (Бөекбритания) яши һәм эшли[15]. Би-би-си рус хезмәте продюсеры[16].

Бүләкләр

  • 2002 — Лариса Юдина исемендәге «Карамастан» Бөтенроссия региональ журналистлар конкурсы җиңүчесе[17]

Искәрмәләр

  1. Шарапова избавилась от корсета, а Ханга заменила подтяжки ожерельем. Комсомольская правда (16 октябрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2021. Архивировано 4 март 2004 года.
  2. Кто в эфире всех милее? «Вечерка» подводит итоги уходящего ТВ-года. Вечерняя Москва (28 декабрь 2006).
  3. Наш дом на Моховой. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2018. Архивировано из оригинала 20 февраль 2018 года.
  4. ВАЦУЕВА АСЕТ АБДУЛАЕВНА. Центр военно-политических исследований.
  5. Чеченцы в тылу русских войск. «Пятая колонна» или «третья сила»? Общая газета (14 сентябрь 2000). — «Опрос провели Ася ВАЦУЕВА и Геннадий ЖАВОРОНКОВ». Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2021. Архивировано 21 гыйнвар 2001 года.
  6. Алексей ПИВОВАРОВ: «Мы хотим сделать модные новости». Известия (18 февраль 2003).
  7. Асет Вацуева: Москва-Лондон: транзит? Livejournal (15 апрель 2007).
  8. «Мисс вселенная» учила поговорки, а Асет Вацуева скрывала от Парфенова своего сына. Комсомольская правда (5 февраль 2004).
  9. Намедни. 27 октября 2002. НТВ (27 октябрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2021. Архивировано 22 апрель 2003 года.
  10. Чеченка Асет Вацуева молится перед «Страной и миром». Комсомольская правда (20 февраль 2003).
  11. Алексей ПИВОВАРОВ: «Кто хочет, может углубиться и найти тайный смысл». Новая газета (3 июнь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2014. Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
  12. Полуночный эфир останется без Михаила Осокина. На НТВ закрывают выпуск "Сегодня" в 00.00. Коммерсантъ (12 гыйнвар 2006).
  13. Змея все равно ужалит. В деле об убийстве Анны Политковской следует искать «чеченский след»? Вечерняя Москва (10 октябрь 2006).
  14. НТВ нашло замену Асет Вацуевой. Известия (14 сентябрь 2006).
  15. Пропавшие телететеньки. Известия (22 декабрь 2006).
  16. Руслан Аушев: "Машина под названием "Ингушетия". Русская служба Би-би-си (9 декабрь 2008).
  17. СВОБОДА СЛОВА — КАТЕГОРИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНАЯ. Новая газета (24 октябрь 2002).