Астанага 20 ел (медаль)
«Астанага 20 ел» медале (каз. Астана 20 жыл) — Казакъстан Республикасының дәүләт бүләге. 2018 елның 17 апрелендә Казакъстан Республикасы президенты Нурсолтан Назарбаев указы белән гамәлгә кергән. Әлеге медаль белән Казакъстан Республикасы һәм аның башкаласы үсешенә сизелерлек өлеш керткән Казакъстан Республикасы ватандашлары һәм чит ил гражданнары бүләкләнә.
Тарих
Казакъстан Республикасының башкаласын Алматыдан Астанага күчерүгә 20 ел тулуга карата чыгарылган.
2018 елның 17 апрелендә Казакъстан Республикасы президентының № 667 указы белән гамәлгә кергән[1].
Статут
Әлеге медаль белән бүләкләү өчен, Казакъстан Республикасы президентына Казакъстан Республикасы парламенты палаталары рәисләре, хөкүмәт, Конституция Шурасы, Югары суд, министрлыклар, башка үзәк дәүләт органнары, Астана һәм Алматы шәһәрләре акимнәре, өлкә акимнәре, җәмәгать берләшмәләре тәкъдим кертә ала.
- Медальне Казакъстан Республикасы президенты, аның кушуы буенча һәм аның исеменнән, Казакъстан Республикасы Дәүләт сәркатибе, Казакъстан Республикасы парламенты палаталары рәисләре, Казакъстан Республикасы хөкүмәте әгъзалары, Астана һәм Алматы шәһәрләре акимнәре, өлкә акимнәре, башка вазифаи затлар тапшыра.
- Медаль белән бергә, бүләкләнүчегә таныклык та тапшырыла.
- Медаль күкрәкнең сул ягына, Казакъстан Республикасының башка бүләкләреннән астарак беркетелә.
Тасвирлама
Медаль ике өлештән — билге һәм колодкадан тора. Билге сары төстәге җиздән эшләнгән 34 мм лы түгәрәктән гыйбарәт.
Медальнең аверсында (алгы як) 25 мм лы әйләнәнең эчендә Астана шәһәренең әһәмиятле биналары сурәтләнгән: үзәктә беренче планда — «Астана Байтерек» монументы, сул якта икенче планда — Казакъстан Республикасы президентының «Ақорда» резиденциясе, уң якта — Тынычлык һәм килешү сарае, «Бәйсезлек» монументы. Түгәрәк читендә өстә «АСТАНА», аста «20 жыл» дигән язулар бар. Әлеге язулар арасында як-якта милли орнамент.
Медальнең реверсында (арткы як) түгәрәк эчендә «ҚАЗАҚСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ 2018» язуы, түгәрәк тышында милли орнамент.
Медальдәге барлык сурәтләр һәм язулар кабарынкы, тонык фонда ялтырап тора. Билге боҗра һәм каптырма белән киңлеге 32 мм һәм биеклеге 50 мм булган турыпочмаклы колодкага беркетелә. Колодка 32 мм киңлектәге зәңгәр төстәге ефәк тукыма белән тышланган. Сул яктан киңлеге 7 мм булган кызыл төстәге буй уздырылган. Кызыл төстәге буйның уң ягында киңлеге 3 әр мм булган сары төстәге ике буй уздырылган. Ике сары буйның арасы 1 мм. Колодканың арткы ягында киемгә эләктерә торган каптыргычы бар.
Медаль белән бүләкләнүчеләр
Сылтамалар
- О юбилейной медали в ознаменование 20-летия столицы Республики Казакъстан. Информационно-правовая система нормативных правовых актов Республики Казакъстан «Адiлет»
- Медаль «20 лет Астане»
Искәрмәләр
- ↑ О юбилейной медали в ознаменование 20-летия столицы Республики Казакъстан. Эталонный контрольный банк нормативных правовых актов Республики Казакъстан в электронном виде
- ↑ Рөстәм Миңнехановны «Астанага 20 ел» юбилей медале белән бүләкләделәр.(үле сылтама) «Татар-информ» МА, 05.07.2018
- ↑ Рустаму Минниханову вручили юбилейную медаль «20-лет Астане». 2018 елның 7 июль көнендә архивланган. Пресс-служба Президента РТ
- ↑ Юбилейной медалью «Астана 20 лет» наградили работников культуры и спорта. 2018 елның 8 июль көнендә архивланган. МИА «Казинформ», 02.07.2018