Бибигөл Түләгәнова

Бибигөл Түләгәнова, Бибигөл Әхмәт (Мөхәммәтәхмәт) кызы Түләгәнова (каз. Бибігүл Ахметқызы Төлегенова, әтисенең үз фамилиясе буенча Багунусова[2], 1929 елның 16 декабре, ССРБ, РСФСР, Казакъ АССР, Семипалатинск) — совет һәм казакъ опера җырчысы (колоратур сопрано), актриса, педагог, профессор (1982 елдан).

ССРБ (1967) һәм Казакъстан ССР (1959) халык артисты.
Социалистик Хезмәт Герое (1991), ССРБ (1970) һәм Казакъстан ССР (1966) Дәүләт премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

undefined
Файл:Б.Тулегенова М.Тулегенова А.Пидгородецкий.jpg
Б. Түләгәнова (с), М. Түләгәнова, А. Пидгородецкий. 2009

1929 елның 16 декабрендә Семипалатинск (хәзерге Симәй) шәһәрендә җиде балалы гаиләдә икенче бала булып туган[3]. Әнисе — Маһинур Морзаҗан кызы Мансурова, татар, Казан ягыннан күчеп килгән мулла кызы[4]. Катон-Карагай районы (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе) фирка райкомының икенче сәркатибе булып эшләгән әтисе казакъ Әхмәт (Мөхәммәтәхмәт) Түләгәнов (үз фамилиясе Багунусов) 1937 елда кулга алынган. Әтиләре репрессияләнгәч, гаилә Семипалатинскига әйләнеп кайта. Бибигөл рус мәктәбендә укый. 1946 елда кичке мәктәптә укуга күчеп, әнисе эшләгән ит комбинатына эшкә урнаша (башта комбинат клубына киномеханик ярдәмчесе, соңрак калай банка ясау цехына эшче булып). Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Әнисе кызының җырчы һөнәрен алуына каршы булуга карамастан (кызы Алма-Атага укырга киткәч, ике ел аның белән сөйләшми), Семипалатинскида сөргендә булган рус совет язучысы Галина Серебрякова  [рус.] (1905—1980) йогынтысы белән Курмангазы исемендәге Алма-Ата консерваториясенә укырга керә, 1952 елда консерваториянең вокал-хор факультетын тәмамлый (педагог Н. Н. Самышина). Студент елларында Казакъ радиосында  [рус.] солист булып эшли, популяр халык һәм эстрада җырларын башкара.

19541956 елларда һәм 1971 елдан — Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театры  [рус.] солисты.

1956 елдан — Җамбыл исемендәге Казакъ дәүләт филармониясенең  [рус.] Курмангазы исемендәге Казакъ дәүләт халык уен кораллары оркестры  [рус.] труппасы солисты. Әлеге оркестр труппасы белән бергә бөтен ССРБ буйлап гастрольләрдә йөри. 1958 елда эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була.

Концертларда классик репертуарны һәм халык җырларын башкара.

Чит илләрдә (Кытай, Польша, АДР, Вьетнам, Һиндстан, Алжир, Мисыр, Сүрия, Чехословакия, Канада, Швеция, Франция, Италия) гастрольләрдә була.

1980 елдан Курмангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясендә вокал классы алып бара, профессор (1982).

Вокалчыларның Б. Түләгәнова халыкара конкурсының сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе (2001, 2004, 2007, 2010, 2011, 2012, 2014).

ССРБ тарихында Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган соңгы зат (21.12.1991 рәсми басылып чыккан указлар буенча)[5].

2014 елда Казанда Рәшит Ваһапов фестиваленда кызы белән шәрәфле кунак буларак катнаша[6].

Иҗаты

Җырчының репертуарында: халык җырлары («Гауһар тас», «Жиырма бес»), Казакъстан композиторларының әсәрләре: «Былбыл» Латыйф Хәмиди, «Қос қарлығаш» Евгений Брусиловский, «Еске алу» Мукан (Мөхәммәтсәлим) Төлебаев, «Тарантелла» Еркегали Рәхмәдиев, «Көктем вальсі» Сыдык Мөхәммәтҗанов, шулай ук П. И. Чайковский, С. В. Рахманинов, Н. А. Римский-Корсаков операларыннан арияләр, көнбатыш композиторларының (Г. Доницетти, Э. Григ, Ф. Шуберт) әсәрләре һ. б. Р. М. Глиэр һәм С. Мөхәммәтҗановның оркестр һәм тавыш өчен концертларын башкара.

Опера партияләре

Б. Ә. Түләгәнованың тавышы — үзенә бер көмеш чыңлавыдай тавыш, башкару осталыгы гадилек һәм тирәнлек белән характерлана.

  • «Кыз Жибек» Е. Брусиловский — Кыз Жибек
  • «Абай» Ә. Жубанов һәм Латыйф Хәмиди — Ажар (концерт башкаруында)
  • «Енлик-Кебек» Г. Жубанова — Енлик
  • «Алпамыс» Еркегали Рәхмәдиев — Гульбаршин
  • «Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов — Алтынчәч
  • «Травиата» Дж. Верди — Виолетта
  • «Риголетто» Дж. Верди — Джильда
  • «Севилья чәчтарашы» Дж. Россини — Розина
  • «Дон Паскуале» Г. Доницетти — Норина
  • «Дон Жуан» Моцарт — Церлина
  • «Кар кызы» Н. А. Римский-Корсаков — Кар кызы

Фильмография

  • 1954 — Дала кызы — Карашаш
  • 1955 — Бу Шуглада булган иде — Майра
  • 1957 — Безнең сөекле табиб — җырчы
  • 1968 — Тәкыялы фәрештә — эпизод
  • 2005 — Вокаллы параллельләр — эпизод
  • 2011 — Алдар Күсә — Алдара әже
  • 2011 — Балачагымның күк йөзе — Солтана әже
  • 2016 — Тәкыялы фәрештә 2 — эпизод

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Җырчы өч тапкыр кияүдә булган[7]. Консерваториядә укыганда туган кызлары[8] — Гүзәл һәм Мәрьямгөл (опера җырчысы, 2007 елда вафат), улы — Төлеген.

Әдәбият

  • Серкебаева И. Е.. «Бибигуль Тулегенова: любить, надеяться и верить». Алматы: «Атамура», 2012 [рус.].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Тулегенова Бибигуль Ахметовна // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Мерей Сугирбаева. Почему Бибигуль Тулегенова носит чужую фамилию. caravan.kz, 12.03.2020 [рус.]
  3. Алёна Смирнова. День рождения Бибигуль Тулегеновой. 2020 елның 16 май көнендә архивланган. novoetv.kz, 16.12.2019 [рус.]
  4. Бибигөл Түләгәнова: «Үзенең кумирларын онытмаучы халык зур хөрмәткә ия». Татар-информ, 8.12.2006
  5. Тулегенова Бибигуль Ахметовна. Патриотический интернет-проект «Герои Страны» [рус.]
  6. Ваһапов фестиваленә — 10 ел!. ВКонтакте
  7. Ольга Гребенюк. Бибигуль Тулегенова: «Я несгибаема, и сломать меня невозможно!». ritmeurasia.org, 28.12.2014 [рус.]
  8. Торгын Нурсеитова. «Я вышла из низов и стала знаменитой певицей благодаря своему народу». zakon.kz, 16.12.2019 [рус.]