Былбыл (Хәмиди)
Былбыл (каз. Бұлбұл) — Латыйф Хәмиди тарафыннан казакъ шагыйре Нурсолтан Әлимкулов шигыренә иҗат ителгән иң танылган җырларның берсе, даими рәвештә «Татарстан» радиосында татар һәм казакъ вариантлары трансляцияләнә[1].
Тарих
Латыйф Хәмиди әсәрен 1945 елда иҗат итә һәм аның беренче башкаручысы Күләш Байсәетевага тапшыра[2]. Икенче башкаручысы - Бибигөл Түләгәнова - аны 1954 елда башкара[3].
Башкаручылар
Казакъстанда Бибигөл Түләгәнова һәм Күләш Байсәетева (коллоратур сопрано) башкарулары классика буларак санала[4]. «Татарстан» радиосында әсәр Нәҗия Теркулованың Натан Рахлин җитәкчелегендәге ТРСДО кушылып җырлавында даими трансляцияләнә. Яңа татар телендәге тәрҗемәи шигырь Госман Әхмәтҗанов тарафыннан иҗат ителә[5]. 1973-1984 еллар аралыгында Наҗия Теркулова җырлавында "Мелодия"дә яздырыла һәм 1986 елда пластинка буларак чыгарыла[6][7].
Сүзләре
| Казакъ телендә[8] | Татар телендә | ||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Айлы түн, айнадайын ашық аспан,
Бақыттың жұлдызындай жымың қаққан. Секілді не бар тәтті бұл дүнияда, Жарасқан екі жасқа махаббаттан. |
Айлы төн, саф көзгедәй аяз һава,
Йолдызлар җем-җем итә, керфек кага. Яраткан яшь йөрәккә мәхәббәттән Татлырак ни бар табам бу дөньяда! | ||||||
| Қайырмасы: | Кушымта: | ||||||
| «А!», - десе бұлбұл бақшадан,
Жүрекке болсын деп дауа. "Қамықпа, сұлу қалқажан, Бақытың әлі алдыңда. А-ха-ха-ха-ха!" - Деп сайрайды ол маған. |
"А!", - кайтса, дидем былбылга,
Йөрәгемә бирдер дәва. "Моңланма, сылу кыз бала, Бәхетең әле гел алда. А-ха-ха-ха-ха!" - Дип сайрады былбыл миңа. | ||||||
| Сайрайды бұлбұл әнін тал бағында,
Айтқандай тәтті сырын жан досына. Дариға, төбем көкке жетер еді, Болса егер жалғыз еркем жар қасымда. |
Көчлерәк хис тапмадым мәхәббәттән,
Күңелгә тула шатлык дулкыннары. Ачмадым сиңа бүген серләремне, Сүрелмәс йөрәгемнең ялкыннарын. | ||||||
| Қайырмасы: | Кушымта: | ||||||
| «А!», - десе бұлбұл бақшадан,
Жүрекке болсын деп дауа. "Қамықпа, сұлу қалқажан, Бақытың әлі алдыңда. А-ха-ха-ха-ха!" - Деп сайрайды ол маған. |
"А!", - кайтса, дидем былбылга,
Йөрәгемә бирдер дәва. "Моңланма, сылу кыз бала, Бәхетең әле гел алда. А-ха-ха-ха-ха!" - Дип сайрады былбыл миңа. | ||||||
| Айлы түн, айнадайын ашық аспан,
Бақыттың жұлдызындай жымың қаққан. Секілді не бар тәтті бұл дүнияда, Жарасқан екі жасқа махаббаттан. |
Айлы төн, саф көзгедәй аяз һава,
Йолдызлар җем-җем итә, керфек кага. Яраткан яшь йөрәккә мәхәббәттән Татлырак ни бар табам бу дөньяда! | ||||||
| Қайырмасы: | Кушымта: | ||||||
| «А!», - десе бұлбұл бақшадан,
Жүрекке болсын деп дауа. "Қамықпа, сұлу қалқажан, Бақытың әлі алдыңда. А-ха-ха-ха-ха!" - Деп сайрайды ол маған. |
"А!", - кайтса, дидем былбылга,
Йөрәгемә бирдер дәва. "Моңланма, сылу кыз бала, Бәхетең әле гел алда. А-ха-ха-ха-ха!" - Дип сайрады былбыл миңа. | ||||||
Чыганаклар
- Поет Наджия Теркулова (Звукозапись). rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2020.
- О Латыфе Хамиди! latifkhamidi.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.
- "Тарих" - история Казахстана - школьникам. tarih-begalinka.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.
- "Татарстан дулкынында". Татарстан радиосы (12 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.
- Татар халкының яңгыравык былбылы Наҗия Теркулова вафат булды. shahrikazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2020.
- К.Байсеитова - “Бұлбұл”(автор Л.Хамиди) - текст песни. pesni.guru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.
- Нурлыайым Нурсаин. Как Латиф Хамиди стал народным любимцем Казахстана [рус.], ia-centr.ru. 23 июль 2020 тикшерелде.
Искәрмәләр
- ↑ "Татарстан дулкынында". Татарстан радиосы (12 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.
- ↑ "Тарих" - история Казахстана - школьникам. tarih-begalinka.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.
- ↑ О Латыфе Хамиди! latifkhamidi.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.
- ↑ Нурлыайым Нурсаин. Как Латиф Хамиди стал народным любимцем Казахстана [рус.], ia-centr.ru. 23 июль 2020 тикшерелде.
- ↑ Татар халкының яңгыравык былбылы Наҗия Теркулова вафат булды. shahrikazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2020.
- ↑ Поет Наджия Теркулова (Звукозапись). rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2020.
- ↑ Пластинкасында хата киткән, музыка авторы буларак шагыйрь Нурсолтан Әлимкуловны билгеләгәннәр.
- ↑ К.Байсеитова - “Бұлбұл”(автор Л.Хамиди) - текст песни. pesni.guru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2020.