Латыйф Хәмиди
Латыйф Габделхәй улы Хәмиди (1906 елның 17 июле — 1983 елның 29 ноябре) — совет композиторы, КазССРның халык артисты, КазССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Казакъ ССРның дәүләт гимны авторы.
Тәрҗемәи хәле
Латыйф Хәмиди 1906 елда Казан губернасының Зөя өязе Кошман вулысы (бүгенге Кайбыч районына керүче өлкә) Бүәле авылында татар гаиләсендә туа[1]. Балачыгын Үзбәкстанда үткәрә. Агасы Кәлимулладан укырга-язарга өйрәнә. Зур сәләтләре сәбәпле Кәттәкурган мәдрәсәсенә аны икенче сыйныфка алалар. Шәһәрдә музыка мәктәбе ачылгач, шунда фортепиано һәм скрипка классларына укырга керә. Мандолинада "Тәфтиләү" һәм "Кара урманнарны" уйный. 1920 елда Ташкент татар мәгариф институтына укырга керә. Институтта укыган елларда халык уен кораллары оркестрында мандолина партиясен башкара[1].
Солтан Габәши киңәше буенча Казанга кайта һәм 1922-1925 елларда Казан музыка укуханәсендә виолончель классында белем ала[1][2]. Әдәби-музыкаль кичәләрнең берсендә Муса Җәлил белән таныша һәм аның фронтка китүенә кадәр хатлар яза[1].
Шуннан соң 1925 елда яңадан Ташкентка кайтат һәм татар яшьләре "Зәңгәр күлмәк" ансамблен оештыра[1]. Бу ансамбль төрки Шәрыкъ җөмһүриятләрендә чыгышлар ясый. 1932 елдан Казакъ Совет Социалистик Республикасында хезмәт итә башлый[3], Алматыда Казакъ драма театрының музыка бүлеге белән җитәкчелек итә башлый. 1936 елда Мәскәүгә килеп, башта Беренче Мәскәү музыка техникумында[1], аннары Татар опера студиясендә Генрих Литинский классында белем ала башлый[1]. 1940 елда яңадан Казакъстанга кайта.[3]
Иҗаты
16 яшендә "Беренче вальс" дип исемләнгән үз шигыренә беренче әсәрен иҗат итә[2]. Соңрак бу әсәр берникадәр үзгәртелеп, Муса Җәлил сүзләренә язылган "Уңыш бәйрәме" җырына әйләнә. Бу елларда "Күңелле яшьләр" җырын да иҗат итә. Шулай ук яшүсмер чакларында Ташкентның "Балалар юлдашы" татар журналында беренче шигырьләрен һәм хикәяләрен бастыра[2].
Укуханәдә белем алган елларда үз шигыренә "Ятим бала" җырын, "Авыл моңнары" һәм "Ирекле танбур" фортепиано өчен әсәрләр һәм халык музыка кораллары ансабле өчен "Караван"ны иҗат итә[3].
Композитор казакъ шагыйрьләре Сабит Моканов, Нурсолтан Әлимкулов шигырьләренә генә түгел, татар шагыйрьләреннән Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Габдулла Тукай әсәрләренә җырлар, романслар һәм хор өчен әсәрләр язган[3]. Иң танылган әсәрләре «Казакъ вальсы» һәм «Былбыл» җырлары. «Абай», «Тулеген Тохтаров» (Әхмәт Жубанов белән), «Җамбул» беренче казакъ операларын яза.
"Казакъстан татарларының 50 җыры" җыентыгының мөхәррире һәм кереш сүзенең авторы. Шулай ук "Домбрада уйнау мәктәбе" (рус. Школа игры на домбре) әсбабын бастыра.
Җырлары
- Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы? (Муса Җәлил сүзләре)
- Уңыш бәйрәме (Муса Җәлил сүзләре)
- Күңелле яшьләр (Муса Җәлил сүзләре)
- Әйттем сәлам, каурый каш (Абай сүзләре)
- Казах вальсы (Сабит Моканов сүзләре)
- Былбыл (Нурсолтан Әлимкулов шигыре)
Чыганаклар
- Сайт о Латыфе Хамиди
- Статья на сайте «Музыкальное наследие Казакъстана» 2007 елның 29 июнь көнендә архивланган.
- Статья — «Татарин, создавший гимн Казакъстана» 2012 елның 28 сентябрь көнендә архивланган.
- Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 484-485. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Кәримов Морат. Латәкә. beznenmiras.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2020.
- ↑ 1 2 3 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 484. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
- ↑ 1 2 3 4 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 485. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.