Аҗдаһа белән ерткычлар
| Аҗдаһа белән ерткычлар | |
|---|---|
| күп | |
| урам, спорт залы | |
| югары | |
Аҗдаһа белән ерткычлар — татар халык уены.
Уйнау тәртибе
Уенда катнашучылар ике командага, «аждаһа» һәм «ерткычлар» га бүленеп, куллары белән тотынышып басалар. Ерткычларның саны аждаһаныкыннан ике тапкырга ким булырга тиеш. Сигнал булу белән, аждаһа ыжгырып ерткычларны чолгап алырга тырыша. Ерткычлар качарга тиешләр. Аждаһа белән чолганып алынганнар «үтерелгән» санала, уеннан чыгарыла. Уен ерткычлар тотылып беткәнче дәвам итә.
Чыганаклар
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.