Банат Батырова

Банат Хәйрулла кызы Батырова (16 декабрь 1904, Иске Муса, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 19 июль 1970, Иске Муса, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Башкорт АССРында беренче хатын-кыз Социалистик Хезмәт Герое[1]. Башкорт АССР Югары Советының II—IV чакырылыш депутаты.

Тәрҗемәи хәле

Уфа губернасының Уфа өязе күп балалы гаиләсендә 1904 елның 16 декабрендә туа (башка мәгълүматлар буенча — 1902 елда[2]). Урманчы булып эшләгән әтисе иртә вафат була, Банат 6 яшьтән әнисенә ярдәм итә башлый. 1921 елда кияүгә чыга һәм Үтәгән авылына күченә[1].

1932 елдан — күмәк хуҗалык әгъзасы, чөгендер үстерүчеләр звеносы башлыгы.

Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, күмәк хуҗалыктагы эш калган хатын-кызлар җилкәсенә төшә. 1943 елга Батырова звеносындагы барлык 8 хатын да тол кала, ләкин фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр. 1946 елга Батырова һәр гектардан 500 центнер шикәр чөгендере җыеп алу бурычын ала, 502 ц/га уңыш җыеп алалар.

Социалистик Хезмәт Герое исемен ул 1948 елда 611,5 ц/га рекордлы чөгендер уңышы өчен ала. Шулай ук Ленин ордены белән бүләкләнә (1948 ел).

1960 елдан пенсиядә, ләкин 1970 елның 19 июлендә вафат булганчыга кадәр туган авылы һәм күмәк хуҗалык тормышында катнаша.

Ул — Башкорт АССР Югары Советының II—IV чакырылыш депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Кармаскалы районының Үтәгән авылындагы урамга Банат Батырова исеме бирелгән.
  • Скульптор Тамара Павловна Нечаева башкорт күмәк хуҗалык эшчесе, чөгендер үстерүче Банат Хәйрулла кызы Батырованың скульптур портретын ясый[3].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Трудолюбие, победившее сомнение. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2010. Архивировано 27 май 2019 года.
  2. ↑ Батырова Банат Хайрулловна [недоступная ссылка]
  3. ↑ Первой из башкирских женщин стала Героем Труда [недоступная ссылка]

Әдәбият

  • Герои труда/ Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трех степеней из Башкортостана./ сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа: Китап, 2011. — 432 с. : ил. — ISBN 978-5-295-05228-6.
  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 1. А-Б. 2005. — 624 с.; ISBN 5-88185-053-X. науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Банат Батырова