Барый Әшрәпов

Барый Әшрәп улы Әшрәпов (рус. Бари Ашрапович Ашрапов; 1918, Ишки, Мамадыш районы1982, Казан) ― укытучы, драма актёры, Минзәлә дәүләт драма (1950―1953), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия (1953―1982) театрлары артисты. Татарстан АССРның атказанган артисты (1976)[1].

Тәрҗемәи хәле

undefined

1918 елда Татарстан АССРның Мамадыш кантоны, (хәзерге Мамадыш районы) Ишки авылында туа.

1939 елда Мамадыш педагогия училищесын тәмамлый.

1940 елда хәрби хезмәткә чакырылып, башта Монголия Халык Республикасында, аннары 1941―1946 елларда Ерак Көнчыгыш фронтында взвод командиры булып хезмәт итә.

1946—1947 елларда Тәкәнеш (1963 елдан — Кукмара) районының Кәркәүч җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли[2].

1947―1950 елларда Татар театр техникумында укый.

1950—1953 елларда Минзәлә колхоз-совхоз (1957 елдан — дәүләт) театрында, 1953 елдан вафатына кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли.

1982 елда вафат була, Казанның Яңа Татар бистәсе зираты җирләнгән.

Башкарган рольләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Әшрәпов Барый Әшрәп улы. matbugat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  2. Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары. Биобиблиографик белешмәлек. — Казан: ТКН, 1996. — С. 144. — ISBN 5-298-00708-2 .
  3. Ашрапов Бари Ашрапович (рус.). kino-teatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.

Әдәбият