Баск теле
Баск теле (үзатамасы Euskara) — басклар теле, Басклар Иле һәм Наварраның рәсми теле. Башка Европа телләреннән аермалы буларак баск теле һинд-аурупа яки башка телләр гаиләләренә керми, ул изолят тел дип санала. Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 700 мең кеше. Күпчелек басктеллеләр Басклар Илендә, калганнары Европа, Америка һәм Австралиянең төрле регионнарында яши.
Баск телендә беренче китап — Linguae Vasconum Primitiae, ул 1545 елда чыга. 1982 елдан бирле баск теле Басклар Иленең рәсми теле.
Язу
Баск теле латин әлифбасына нигезләнә. Аның әлифбасы 22 хәрефтән тора: а, b, d, e, f, g, h, i, j, k, l, m, n, ñ, o, p, r, s, t, u, x, z. Басым сүз башыннан икенче иҗеккә куела.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ IV. Inkesta Soziolinguistikoa Gobierno Vasco, Servicio Central de Publicaciones del Gobierno Vasco 2008, ISBN 978-84-457-2775-1
- ↑ http://www.unesco.org/languages-atlas/en/atlasmap/language-id-415.html
Сылтамалар
- Баскча-русча һәм русча-баскча онлайн сүзлек 2016 елның 9 март көнендә архивланган. [рус.]
- Баск теле. Аудио 2009 елның 17 октябрь көнендә архивланган.