Без солылар чәчәбез

Без солылар чәчәбез
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Без солылар чәчәбез— татар балалар уены.

Уйнау тәртибе

Балалар ике рәт булып тезелеп басалар да җырлап-такмак-лап бер-берләренә якынаялар:

— Без солылар чәчәбез, чәчәбез.
— Нәрсә белән чәчәсез?
— Чәчкеч белән чәчәбез.
— Без аларны таптыйбыз.
— Нәрсә белән таптыйсыз?
— Ат җибәреп таптыйбыз.
— Без аларны тотабыз.
— Нәрсә белән тотасыз?
— Йөгән белән тотабыз.
— Мә, алайса йөз тәңкә, мең тәңкә.
— Кирәкми йөз тәңкә, мең тәңкә.
— Сезгә алайса ни кирәк, ни кирәк?
— Безгә матур кыз кирәк. (Кызга күрсәтәләр.)
— Ул кызыбыз бик елак.
— Конфет, прәннек бирербез.
— Конфет, прәннек яратмый.
— Яратмаса, эләкми.

Шулай дигәч, билгеләнгән кызны уртага чыгаралар һәм ул нинди дә булса һөнәр күрсәтергә тиеш. Уен шуның белән тәмам була.

Чыганаклар