Бикбау (Ырынбур өлкәсе)
Бикбау (Аккуҗа, рус. Бикбау (Аккуза)) — хәзерге Ырынбур өлкәсе Гай районы биләмәсендә урнашкан юкка чыккан авыл.
Тарихы
Үсәргән ыруы башкортларының Гөберле елгасы ярында (хәзерге Ырынбур өлкәсенең Гай районы) Бикбау (Аккуҗа) исемле авыллары булган. Башкорт ихтилалларын бастыру барышында авыл каратель отрядлары тарафыннан юк ителгән. Ә аның халкының бер өлеше Кече Сүрәм ярында (хәзерге Башкортстанның Зиянчура районы) Бикбау авылына, икенче өлеше — Сакмар ярында (хәзерге Башкортстанның Хәйбулла районы) Бикбау авылына нигез сала[1].
Искәрмәләр
- ↑ Абсалямова Ю. А. Оренбургские башкиры: историко-этнографическое исследование. — Уфа, 2016. — С. 66-67. — 184 с. — ISBN 978-5-9613-0424-4.