Биләр вулысы
Биләр вулысы (тат. بىلەر ۋولىٰسىٰ, рус. Билярская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Мәрәсә, Пүләнке (Ыспас өязе), Кызылъяр, Мөслим, Яңа Әдәмсу һәм Иске Әлмәт вулыслары белән чиктәш булган (1890). 9 торак пунктта 13370 кеше яшәгән.[1] 1920-еллар уртасында күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Биләр районына кушыла.