Бимә авыл җирлеге
Бимә авыл җирлеге — Татарстан Республикасының Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге. Административ үзәге — Бимә авылы.[2]
Географик урыны
Бимә авыл җирлеге территориясе мәйданы 78,045 км², шул исәптән авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җир мәйданы — 59,73 км².[3] Торак пункты статусы һәм чикләре Татарстан Республикасы 2005 елның 31 гыйнварындагы «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 14-ЗРТ Законы белән билгеләнә.
Авыл җирлеге составы
Бимә авыл җирлеге биләмәсе составына түбәндәге торак пунктлар керә:[2]
| Атамасы | Статусы | ОКАТО | Индексы |
|---|---|---|---|
| Бимә | авыл, а.ү. | 92 201 000 006 | 422219 |
| Мадык | авыл | 92 201 000 007 | 422219 |
| Яңа Чыкалды | авыл | 92 201 000 008 | 422219 |
| Пеләмеш | авыл | 92 201 000 009 | 422219 |
Демографиясе
2012 елның 1 гыйнвар мәгълуматлары буенча Бимә авыл җирлегенең торак пунктларында 1098 кеше яшәгән, халыкның уртача яше 33—34. 17 яшькә тиклемге балалар саны 269 кеше, студентлар — 63, эшкә яраклы яшьтәгеләр — 518, пенсионерлар һәм льгота алучылар — 248. Алдагы елда 16 кеше туган һәм 17 кеше вафат булган. Хуҗалыкларның гомуми саны — 341.[4]
Искәрмәләр
- ↑ Глава Бимского сельского поселения (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2020. Архивировано 13 сентябрь 2019 года.
- ↑ 1 2 Устав муниципального образования «Бимское сельское поселение» Агрызского муниципального района Республики татарстан (рус.) (22 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2012. Архивировано 29 сентябрь 2012 года.
- ↑ Информация о Бимском сельском поселении на портале муниципальных образований Республики Татарстан (рус.). agryz.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2012. Архивировано 29 сентябрь 2012 года.
- ↑ Отчетный доклад главы Бимского сельского поселения о проделанной работе Совета за 2011 год (рус.) (28 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2012. Архивировано 29 сентябрь 2012 года.