Әзи (Татарстан)

Әзи (рус. Азево) — Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы торак пункт.

Әгерҗе шәһәреннән 85 км көньяктарак, Әзи елгасының югары агымы буенда.

Тарихы

19 йөз башында Әзи Пүчинкәсе исеме белән Вятка губернасының Сарапул өязе Козловка волостенең Нарядово авылы крәстияннәре нигез сала. 1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, сумала кайнату белән шөгыльләнә, Самар губернасына көнлекле эшкә йөри. 1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостена керә. 1921 - ТАССРның Алабуга, 1928 Чаллы кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Пәнҗәр, 1963 1 февраленнән - Алабуга, 1964 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Тарих

XIX гасырда нигезләнгән.

Демография

Халык саны
1859 1887 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
489 779 1114 656 798 568 721 570 394 386 356

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар — 70%.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.1 °C -5.7 °C 3.6 °C 12.4 °C 18 °C 19.8 °C 16.7 °C 11.2 °C 3.5 °C -5.6 °C -10.7 °C 3.4 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.4 °C.[2]

Чыганаклар